Язу психологиясе үзенчәлекләре аша кешенең характерын ачыклау
Бүген Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында XVII Халыкара «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» фәнни-практик конференциясендә яшь тикшеренүчеләр чыгыш ясады.
Конференциядә катнашучылар арасында Казандагы 96 нчы гимназиянең 11 сыйныф укучысы Газизова Нурия дә бар. Аның фәнни җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәшидә Кадыйрова.
Нурия әлеге конференциядә икенче ел рәттән катнаша һәм быел да үзенең тикшеренү темасын – язу психологиясе үзенчәлекләре аша кешенең характерын ачыклау мәсьәләсен дәвам итеп, киңәйтеп тәкъдим итте. Узган ел ул сыйныфташларының почеркларын анализлап, аларның характер үзенчәлекләрен билгеләгән булса, быелгы эшендә игътибарын күренекле татар шагыйре Муса Җәлил шәхесенә юнәлткән. Тикшеренү барышында укучы Муса Җәлил музеенда булып, шагыйрьнең кулъязмалары белән танышкан. Аерым алганда, Нурия «Васыять» шигыренең кулъязма вариантын анализлаган. Язу үзенчәлекләрен күзәтү һәм чагыштыру нәтиҗәсендә, ул Муса Җәлилнең почеркы аша аның эчке дөньясын аңларга тырышкан. Тикшеренү нәтиҗәләренә таянып, Нурия шагыйрьнең почеркы аның көчле рухлы, максатчан һәм акыл белән фикер йөртүче шәхес булуын чагылдыра дигән фараз тәкъдим итә.





Комментарийлар