Логотип Магариф уку
Цитата:

Июнь саны: «Яшь буында җенси культура җитми»

«Гаилә һәм мәктәп» журналының июнь санын да кулыбызга алдык.

 Бу сан шактый саллы һәм эчтәлекле материаллар белән баетылды. Бәлкем укучылар арасында, кайда файдалы киңәшләр, кайда бакча рубрикалары дип сораучылар дә булыр. Әмма яңа саныбызда яңа шәхесләр аша без бик күп заманның үзәгендә торган актуаль мәсьәләләргә кагылырга тырыштык.

Журнал битләре баш героебыз Гүзәл Сәгыйтова белән «Кеше турында уйлап яшим» дип аталган әңгәмәдән башланып китә. Җитәкче хатын-кыз җәмгыятебездә ничек кабул ителә?  Ул бу җаваплы вазифага алынганнан соң,  шәһәребездә ниләр үзгәрде? Тормышта, гаиләдә ул нинди хаты-кыз, без аңардан шул сорауларга җавап алырга тырыштык.

Чираттагы героебыз  «Ресурс» 146 нчы лицей директоры Диләрә Кәримова бүген мәктәпләрдә «Гаилә нигезләре» дәресләре кертелгәннән соң, балаларда нинди үзгәрешләр сизелә, нинди нәтиҗәләр күренә, дигән сорауларга җавап бирде. Әлеге мәкаләдә Диләрә Салиховна бу дәресләрнең нәтиҗәлелегенә ирешү өчен бердәм программа кирәклеге турында басым ясый. Ул анда төбәк компоненты үз урынын алырга, ягъни республикадагы традицияләр чагылырга тиеш, дигән фикердә.

«Кинотасма» рубрикасына даими язучы журналист   Мөршидә Кыямова татар киносына зур өлеш кертүче күп кенә документаль, нәфис фильмнар режиссеры Салават Юзеев белән очрашты. Бүгенге татар киносын режиссер ничек бәяли?  «Безгә бер система кирәк. Фильмнарны сайлауда, финанслауда анык система... Прокатны «Татаркино» җайга сала, ләкин әле бу канәгатьләнерлек түгел. Күрше республикада ел саен кино төшерү өчен 60 млн  сум акча бүлеп бирелә. Якутиядә кино сәнгате җайга салынган, нигәдер бездә бу эш көйләнеп бетә алмый», – дип борчыла режиссер.

Читтә яшәүче милләттәшләребез турында даими язучы Камил Таишев бу санга Мәскәүнең Татар бистәсендәге Әсәдуллаевлар йортында урнашкан яшьләр хәрәкәте һәм аның лидеры турында бик шәп язма әзерләде. Иҗтимагый оешманы Татарстан белән ниләр бәйли? Мәскәү татар яшьләре ничек яши, аларның уңышлары, максатлары турында яңа саныбызда укырга киңәш итәбез.

Патриотик тарихы рубрикасында Альберт Сабир Татарстан  кече һәм урта бизнес ассоциациясенең матбугат хезмәте җитәкчесе, мәрхүм Наил Галиевнең махсус хәрби операциядәге батырлыклары, игелекле эшләре,  аның иҗаты, таланты турында «Урамда буран дулый» дип аталган язмасында таныштыра. Шулай ук авторның «Тыйганнарыннан тыелып яшибез» язмасы да бик кызыклы. Ул Казандагы 183 нче гимназия укытучысы Лилия  Арсланова һәм аның гаиләсе хакында.

Татарстанда баласызлык проблемасы   җитдиме? Ни өчен хатын-кызлар балага уза алмый?  «Гаилә һәм мәктәп» редакциясен борчыган сорауларга Татарстанның атказанган табибы, репродуктолог Фирая  Сабирова җавап бирде һәм яшьләрдә җенси культура җитмәү проблемасы һәм аны чишү юллары турында сөйләде.

Ни өчен балаларда һәм яшүсмерләрдә хәтер аксый? Кем гаепле: ата-аналармы, әллә җәмгыятьме? Балалардагы хәтерсезлек проблемасының каян килеп чыкканын  клиник психолог Людмила Невоструевадан ачыкладык.

Сез яратырга өлгергән «Уен бүлмәсе» рубрикасы бу санда урын алды. Балаларның җәйге ялларын балаларыгыз белән файдалы, мавыктыргыч уеннар белән үткәрегез.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ