Ата-аналарга яшь кризислары хакында сөйлиячәкләр
Иртәгә,15 мартта, Республика клиник наркология диспансерында балалар һәм өлкәннәр арасындагы кризис темасына багышланган ачык очрашу узачак.
Клиник психолог Лилия Зайцева катнашучыларга яшь кризислары нечкәлекләре турында сөйләячәк.
Очрашу урыны: Сеченов ур., 6 корпус,3 кат (мансарда). Башлана 12:00 сәгатьтә.
Катнашу бушлай, ләкин сылтама буенча алдан теркәлү кирәк, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсендә.
Фото: Денис Гордийко
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Апрельдә «Җиңү диктанты» узачак
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Ростелеком» оешмасы «Лицей» белем бирү платформасында «Җиңү диктанты» бүлеген урнаштырган.

Ул мәктәп укучыларына һәм аларның әти-әниләренә агымдагы елның 25 апрелендә узачак тарихи диктантка әзерләнергә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.
«Җиңү диктанты» акциясендә катнашучылар бер сәгать дәвамында Бөек Ватан сугышына кагылышлы 25 сорауга җавап эзләячәк.
«Ростелеком. Лицей» белем бирү платформасында Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең видеобәйгесе дә урын алган. Шул исәптән «Җиңү диктанты» акциясенең узган биш елда бирелгән сораулары да бар. Әлеге материаллар катнашучыларның Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен арттырыр дип ниятли оештыручылар.
Фото: "Бердәм Россия" федераль сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар