Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин: «Инженерлык класслары ачуга аеруча зур игътибар бирдек»

Илсур Һадиуллин быел мәктәпләрдә инженерлык сыйныфлары ачуга аеруча зур игътибар бирелгәнлеген сөйләде.

Журналистлар белән очрашуда Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин быел мәктәпләрдә инженерлык сыйныфлары ачуга аеруча зур игътибар бирелгәнлеген сөйләде.

«Быел «Уңыш» дигән концепция кабул иттек. Аның максаты – икътисадның бөтен тармаклары өчен кадрлар әзерләүне мәктәптән башлау. Инженерлык класслары ачуга аеруча зур игътибар бирдек. Мәсәлән, быел аэрокосмик, аграр класслары, физика-математика, химия-биология фәннәрен тирәнтен өйрәнә торган сыйныфлар ачтык. Бу юнәлешкә эш бирүчеләрне, кече һәм урта эшмәкәрлекне дә җәлеп итәбез, чөнки бөтен тармакларда да кадрлар кытлыгы сизелә. Әлегә буш урыннарны укытучыларның эш сәгатен арттыру хисабына тутырдык. Укытучылар өчен бу зур йөкләнеш булса да, проблеманы хәл итмичә булмый», – дип сөйләде ул.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ