Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң күп укучы гаилә Чирмешәндә

Чирмешәндә яшәүче Гыйниятуллиннар “Гаилә масштабында уку” республика бәйгесендә җиңү яулаганнар.

Чирмешәндә яшәүче Гыйниятуллиннар “Гаилә масштабында уку” (“Чтение семейного масштаба”) республика бәйгесендә җиңү яулаганнар.

Рузилә Гыйниятуллина (Сөләйманова) һәм аның 1 нче Чирмешән мәктәбендә укучы кызлары Язилә белән Ясминә әлеге бәйгенең “Иң күп укучы гаилә – гореф-гадәтләрне саклаучы” номинациясендә катнашканнар. Алар китаплар укыганнар, милли ашлар пешергәннәр, шуларны теркәп, фотосессияләр, видеороликлар ясап, эшләре турында хисап тотканнар, дип хәбәр ителә "Безнең Чирмешән" сайтында.

Рузилә  Гыйниятуллина әйтүенчә, аларга укытучы ветеран, элек татар теле укыткан әниләре һәм әбиләре Сирин Сөләйманова бик нык ярдәм иткән.

– Оныклары белән бик күп китаплар укыдылар. Халкыбызның күренекле язучылары һәм шагыйрьләре белән таныштылар, – дип сөйли ул.

Нәтиҗәдә республика балалар китапханәсе Гыйниятуллиннарга сертификат тапшырган. Район үзәк китапханәсе исә Язилә белән Ясминәне тәм-томнар, аларның әниләрен бүләкләр белән сөендергән.

Венера Шәрәпова фотосы.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ