«Инноглобалхак» башлана
Иннополис университеты Россиянең техник югары уку йортларында бакалавриатта укучы студентлар өчен ИТ-чишелешләр буенча «Инноглобалхак» хакатонын башлый.
Чара 13–16 ноябрьдә Иннополис университетында узачак. Катнашучыларга ике көн эчендә техник ярдәм хезмәте өчен ИИ-ярдәмче, хезмәт күрсәтү белдерүләре генераторы һәм башка проектларны жюри алдында якларга кирәк.
Ярышка 19 октябрьгә кадәр теркәлергә мөмкин. Командада катнашучылар саны 3–5 кешедән артмаска тиеш. Иң яхшы проектны эшләгән җиңүче командага 300 мең сум биреләчәк. Икенче урын өчен – 250 мең сум, өченче урын өчен 200 мең сум бүләкләү каралган.
Фото ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтыннан.





Комментарийлар