Логотип Магариф уку
Цитата:

Интернет киңлекләрендә балалар иминлеге

Татарстанның Иҗтиагый палатасында «Цифрлы иминлек: Интернет челтәрендә балигъ булмаганнарны һәм яшьләрне яклау» дигән түгәрәк өстәл узды.

Интернетта һәр секунд саен меңләгән яшүсмер эзәрлекләү, вербовщиклар яки куркыныч контент белән очраша. Цифрлы джунглида яшь татарстанлыларны кем һәм ничек яклаячак? Нәкъ менә шушы сорауларга бүген экспертлар һәм юристлар җавап эзләделәр. 

Анда Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Светлана Захарова, ТРсы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов, Хокук мәсьәләләре һәм җәмәгать контроле комиссиясе рәисе Тимур Какохо һ.б. катнашты. 

“Яшьләрне мәгълүмати сугышлардан һәм киберҗинаятьчелектән ничек саклап калу турында фикер алышу һәм тәкъдимнәр эшләү мәйданчыгы, - диде Тимур Какохо журналистларга. - Смартфон экраны белем дөньясына гына түгел, ә куркыныч дөньясына да тәрәзә булган чорда, саклануның иске ысуллары инде эшләми. Яшь буын иминлеген саклап калу юлларының төрле юллары эзләнелә”. 

Түгәрәк өстәл барышында Беларусь Республикасы Генераль прокуратурасы, Россия Федерациясе Прокуратурасы университетының Казан юридик институты, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы экспертлары белән бергә проблемалы мәсьәләләргә тукталды. Очрашуда катнашучылар Интернет челтәрендә балигъ булмаганнарны һәм яшьләрне яклауның конкрет механизмнарын тәкъдим итәргә омтылды.

Чыгышларда ата-аналарның төп вазифаларына күбрәк игътибар бирергә кирәклеге һәм балаларга Интернет киңлекләренә керүне чикләү мәсьәләләре күтәрелде. 

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ