Җирдә көтелмәгән магнит давылы башланды
Бүген хәлсезлек тоясызмы?
Кояштагы көчле ялкынланулар Җирдә көтелмәгән магнит давылына китергән, дип хәбәр итәләр "Фобос" һава торышы үзәгендә.
"Модельләрнең фаразлары бу көннәрдә магнит давыллары үсешен көтмәгән иде, шуңа күрә кинәт башланган магнит давылы көчле булмаячак һәм тиздән тукталачак, дип фаразларга мөмкин. Бу ел башыннан бирле беренче магнит давылы", — дип белдерә синоптиклар.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Балаларны атлар ярдәмендә дәвалый
«Гаилә һәм мәктәп» журналының март санында кызык тарихлы геройлар чагылыш таба. Шуларның берсе – Бөгелмә шәһәреннән күп бала анасы Гөлнара Галиева.
Ул бүгенге көндә сәламәтлекләре чикле балаларны атлар ярдәмендә дәвалау белән шөгыльләнә. Дүрт аяклы затлы хайваннарның кешегә уңай тәэсире турында ишетеп белсәк тә, иппотерапия дигән төшенчә медицинада киң таралмаган әле. Озак еллар хисапчы булып эшләгән ханым ни өчен ат спорты, атлар тәрбияләү, атта йөрергә өйрәтү, самими хайваннар ярдәмендә балаларны дәвалау юлына борылыш ясаган? Иппотерапия, чыннан да, авыру балаларга ярдәм итәме, әллә бу миф кынамы?
Гөлнара ханым үзе сөйләвенчә, атлар белән шөгыльләнү – аның күптәнге хыялы. Бу хыялы аның язмышын үзгәртергә зур этәргеч ясаган. «Хыялымны тормышка ашыруда кызым зур роль уйнагандыр. Дүрт яшеннән үк һәр Яңа ел бәйрәмендә, үзенең туган көнендә ул бездән ат бүләк итүебезне сорады. Без бит шәһәр фатирында яшибез, кызым, атны кая яшәтербез, дигәч, балконда, дип җавап бирә иде. Озак еллар шул теләгеннән ваз кичмәде. Көннәрдән бер көнне, унбер яше тулгач, ул үзе шәһәрдә ат спорты клубын эзләп тапкан. Мине ел буе шунда алып барырга үгетләде. Аның теләгенә озак каршы килдем», – дип сөйләде героебыз безнең сорауларга каршы. Гөлнара Галиева язмада иппотерапия ысулы белән авыру балаларны дәвалап булганлыгына дәлилләр китерә.
Бу хакта тулырак сез «Гаилә һәм мәктәп» журналының март санында таныша аласыз.
Таңсылу Габидуллина
Фото Силье Мидтгард на Unsplash
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар