Ижау балалары Казанда татарча спектакль уйнаячак
Мондый үзенчәлекле тамаша иртәгә Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда булыр дип көтелә.
Анда ут күршеләребез булган Удмуртия башкаласы – Ижау каласында эшләп килүче «Чулпан» балалар театрының яшь артистлары сөекле шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән «Өрә белмәгән көчек» спектаклен музейга килүчеләргә уйнап күрсәтәчәк. Пьесаның авторы – шагыйрь җанлы яшь драматургыбыз Рүзәл Мөхәммәтшин.
«Өрә белмәгән көчек» спектакле туган телгә мәхәббәт, дуслык, тугрылык, батырлык кебек асыл төшенчәләр турында. Анда хуҗа малай яңа гына табып кайткан кечкенә көчекнең өрә белмәвеннән кемгә нинди зыян була алсын дип уйлый. Ишегалдында уйнап-көлеп яшәүдән башкада гаме булмаган Кәҗә бәтие белән Сарык бәрәне дә, Акбай белән танышканнан соң, шулай фикер йөртәләр. Ләкин караңгы төндә ишегалдына Бүре килеп кергәч... ниләр булганын музейга килеп, спектакльне карагач, үзегез белерсез һәм дөрес нәтиҗә ясарсыз, дип уйлыйм, яшь тамашачылар. Акбай белән Сарык бәрәне нишләр? Дусларын коткара алырлармы?
Ижаудагы «Чулпан» балалар театры җитәкчесе – Рәфилә Рәсүлева.
Татар телендә барачак спектакль дүрт яшьтән алып ун яшькәчә булган балалар өчен тәкъдим ителә. Спектакльне караганнан соң, пьеса авторы Рүзәл Мөхәммәтшин белән очрашу көтелә, Габдулла Тукай музее заллары буйлап экскурсия дә оештырылачак.
Таһир САБИРҖАНОВ
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Татарстанда яшь галимнәр ни хәлдә?
Татарстанда фәнне үстерүгә җитди игътибар бирелә.
Юкка гына агымдагы ел республикабызда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителмәгәндер. «Фән һәм университетлар» дигән илкүләм проектка таянып, Татарстанда яшь галим чаралары күрсәтелә. Перспективалы яшь галимнәр җитәкчелегендә яңа лабораторияләр ачыла. Әйтик, КФУ доценты, техник фәннәр кандидаты Ирек Мөхәммәтдинов, үз командасы белән бергәләп, авыр һәм үтә ябышкак нефть табуны җиңеләйтү мөмкинлеге бирә торган катализатор уйлап тапкан. Бу яшь галимнең иҗади эзләнү-ачышлары хакында күбрәк белергә теләсәгез, «Мәгариф» журналының гыйнвар санындагы «Авангард Отечественной науки» дигән язманы укымый калмагыз.
Республикабызның яшь галимнәре чимал табу һәм эшкәртү, химия һәм мәгълүмати-телекоммуникация технологияләре, энергетика, агробиотехнологияләр һәм азык-төлек куркынычсызлыгы, медицина һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә эзләнү-тикшеренү эшләре алып бара.
2019 елдан башлап, инде бүгенгәчә әлеге илкүләм проект кысаларында күздә тотылган чараларны гамәлгә ашыру максатында Татарстанда 12 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.
Быел, Фәнни-технологик үсеш елы булуын күздә тотып, Татарстанда фәнне популярлаштыру һәм эзләнү эшләренә яшь буынны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү максатыннан төрле күргәзмәләр, аң-белем тарату чаралары оештырылачак. Республикабыз федераль дәрәҗәдәге «Фән – янәшә», «Галимнәрне – мәктәпләргә», «Ягез әле, фән», «Беләсең икән? Өйрәт», «Укучылар фәнни-техник эшчәнлектә» дигән проектларны гамәлгә ашыруда да актив катнаша.
Таһир САБИРҖАНОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар