Логотип Магариф уку
Цитата:

Кайчан пенсиягә чыгасыз?

Русиядә Пенсия реформасы 2019 елда башланды. Ул 2028 елга кадәр дәвам итә. Нәтиҗәдә пенсия яше 5 елга арттырыла: хатын-кызлар өчен – 60, ир-атлар өчен 65 яшькә кадәр.

2024 елда 58 яше тулган хатын-кыз (1966 елда туган) һәм 63 яше тулган ир-егетләр (1961 елгы) хаклы ялга китә. 15 ел хезмәт стажы һәм кимендә 28,2 страховка коэффициенты булган очракта аларга страховка пенсиясе түләнә, дип яза "Кызыл таң".

Пенсияга чыгу еллары:

Ир-атлар өчен:

1961 елда туганнар — 2024 елда (63 яшьтә);
1962 елда туганнар — 2026 елда (64 яшьтә);
1963 елда туганнар — 2028 елда (65 яшьтә);
1964 елда туганнар — 2029 елда (65 яшьтә);
1965 елда туганнар — 2030 елда (65 яшьтә);
1966 елда туганнар — 2031 елда (65 яшьтә);
1967 елда туганнар — 2032 елда (65 яшьтә);
1968 елда туганнар – 2033 елда (65 яшьтә);
1969 елда туганнар – 2034 елда (65 яшьтә);
1970 елда туганнар – 2035 елда (65 яшьтә).

Хатын-кызлар өчен:

1966 елда туганнар – 2024 елда (58 яшьтә);
1967 елда туганнар – 2026 елда (59 яшьтә);
1968 елда туганнар – 2028 елда (60 яшьтә);
1969 елда туганнар – 2029 елда (60 яшьтә);
1970 елда туганнар – 2030 елда (60 яшьтә).


Кемнәр иртә хаклы ялга китә ала?

Хезмәт стажы зур булган гражданнарга иртә хаклы ялга китү мөмкинлеге каралган. 37 ел рәсми рәвештә эшләгән хатын-кызлар һәм 42 ел хезмәт стажы булган ир-атлар пенсиягә ике елга алданрак китә ала. Әмма хатын-кыз – 55 яше, ир-атлар 60 яше тулгач кына шушындый хокук белән файдалана ала.

Моннан тыш, элеккечә пенсия яшенә җиткәннәр эшкә урнаша алмаган очракта да аларга билгеләнгән вакыттан элек хаклы ялга китү мөмкинлеге бар. Бу очракта пенсия яңа пенсия яшеннән ике елга алдарак тәгаенләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ