Кама Тамагы мәгарәләре белән дан тота
Татарстанның бай табигате, үзенчәлекле тарихи урыннары Россия туристларын гына түгел, чит өлкә сәяхәтчеләрен дә җәлеп итә.
Бу юлы «Идел сукмагы» туристик маршрут Кама Тамагы районына юл тотты. Биредәге Юрьев мәгарәсе, гипс штольнялары турында күпләр ишетеп белә. Әмма бу урыннарны үз күзләрегез белән барып күрү күпкә кызыклырак. Соңгы елларда бирегә туристлар агымы да арткан, чөнки сәяхәт яратучылар өчен шартлар да тудырылып тора. Кыр уртасында яңа бина моңа дәлил. “Юрьев мәгарәсе” бинасыннан барысы да башлана да инде. Биредә туристлар өчен кафе эшли. Районда җитештерелә торган продукция төрләре белән дә биредә танышырга мөмкин.
Республиканың иң танылган мәгарәләрнең берсе - Юрьев мәгарәсе. Ул Кама Тамагы районында Тенеш торак пунктыннан көньяк-көнчыгышка таба, Богородское тауларында урнашкан. 1986 елдан ул төбәк әһәмиятенең табигый һәйкәле дип игълан ителгән.
Шунысын да искәртеп узарга кирәктер, Юрьев мәгарәсе - Татарстандагы туризм өчен бердәнбер мәгарә. Җир асты дөньясын күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек. Европада иң зур табигый гипс мәгарәләреннән саналган сихри урынга гаиләләр белән килүчеләр дә шактый.
«Табигый территорияләр белән идарә итү» компаниясе белән берлектә ТР шәһәрләрен үстерү институтының «Табигый территорияләр буенча дирекциясе» оештырган тур вакытында дистәләрчә километр караңгы коридор һәм мәгарәләрдән торган җир асты комплексын тулысынча йөреп чыгар өчен махсус озатып йөрүче белән генә үзеңне тыныч тотарга мөмкин.
Кама Тамагының бу тирәләрендәга ярлары үзләренең биеклеге һәм текәлеге белән җәлеп итә. Ә менә гипс ятмалары аларның астында ята. Тарихи мәгълүматларга караганда, алар борынгы һәм хәзерге геологик процесслар йогынтысында формалашкан һәм җирле халыкка VII-VIII гасырларда ук билгеле булган.
«Идел сукмагы» маршруты елганың бөек ярлары буйлап җәүле сәяхәт өч чакырымга сузыла. Яшелчә авылына таба хайкинг җәйрәп яткан Идел белән хозурланырга меннә дигән мөмкинлек.
Комментарийлар