«Әйдә Бас» проектының җитәкчесе Сәидә Миңнебаева сүзләренчә, күпләр татар биюенең төрләрен белми. «Без педагоглар һәм хореографлар өчен Себер, Әстерхан, Самара, Пермь, Урал татарлары биюләре буенча остаханәләр уздырдык. Фестиваль шушы остаханәләргә йомгак була. Барлыгы 20 чыгыш көтелә. Татар биюләреннән кала, эксперименталь форма, перфоманслар булачак», – дип сөйләде ул.
Фестивальнең беренче көнендә «Әйдә Бас» татар биюен үстерү остаханәсе проекты хореографлары һәм катнашучыларыннан татар биюен тәкъдим итә, аннан соң театр алдында «Кичке уен», перфоманс була. Икенче көнне Казан паркларында чыгышлар көтелә. Фестиваль Кариев театрында гала-концерт белән тәмамлана.
Әлеге фестиваль «Росмолодежь» яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уздырыла.
Комментарийлар