«Кави-Сәрвәр» операсы кабат сәхнәдә
27–28 апрель көннәрендә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында «Кави-Сәрвәр» операсы тәкъдим ителәчәк.
«Кави-Сәрвәр» – композитор Миләүшә Хәйруллинаның Айдар Әхмәдиев либреттосына язылган операсы. Әсәр язучы Кави Нәҗми һәм аның хатыны, тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың илдәге бөек сынаулар дәверенә туры килгән тормыш елларындагы сүнмәс мәхәббәте турында сөйли.
Кави Нәҗми тарихка ТАССР Язучылар берлегенең беренче рәисе буларак кереп калган. Аның хатыны исә – Пушкин, Катаев, Дефо әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүе белән һәм балалар өчен язылган китаплары белән дан тоткан хатын-кыз язучы.
Ике бөек шәхес шул еллардагы татар интеллигенциясен үзләрендә Мергасов йортындагы фатирында кабул итә торган булганнар.
1937 елда Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова илдәге сәяси вазгыятьнең корбаннары була. Язучыны, «халык дошманы» ярлыгын тагып, төрмәгә утырталар, ә хатыны ун ел Себер сөргененә хөкем ителә... Опера аларның исән калулары һәм кавышулары турында гына түгел, ә үзләрендә кешелеклелеген саклап калулары хакында да сөйли. Чөнки һәрбер сынауның ахыры була – чын мәхәббәтнең генә чиге юк. Дистәләп еллар узу белән дә әлеге мәхәббәт яшь буыннарны сокландырып тора.
Опера ТР дәүләт академия симфоник оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер – Александр Сладковский), ТР дәүләт камера хоры (сәнгать җитәкчесе – Миләүшә Тәминдарова) һәм солистлар – ТР атказанган һәм халык артистлары тарафыннан куелды. Спектакль рус һәм татар телләрендә бара. Тамаша вакытында рус телле субтитрлар кулланыла.
Әлеге опера – композитор Миләүшә Хәйруллина иҗатында иң җитди һәм иң күләмлесе. «Мондый әсәр язарга мине мәхәббәт этәрде. Нинди генә авыр шартларда да кешелек кыйммәтләрен югалтмаган шәхесләр батырлыгы һәм сафлыгы», – ди М. Хәйруллина. Ә Айдар Әхмәдиев: «Кави-Сәрвәр»не яза башлаганда, опера кайда булса куелыр дигән өмет хыялы юк иде», – ди.
Соңгы вакытта җәмгыятьтә рухи эзләнүләр чорында яшь сәнгать әһелләре тарихка ешрак мөрәҗәгать итүләре сизелә. Яшь иҗатчыларның мондый катлаулы, тетрәндергеч темага алынулары сөендерде. Ике кеше арасындагы илаһи мәхәббәтнең кыргыйланган җәмгыятьтә; «шигардән башка нәрсә ишетмәгән», канга сусаган бәндәләр хөкем сөргән чорда; фаҗигале сынаулар аша үтә алганын авторлар югары осталык белән музыкаль телдә тамашачыларга ачып салды.
Фото: Салават Камалетдинов/"Татар-информ"
Комментарийлар