Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан Чжэцзян университеты вәкилләрен кабул итте

Казан федераль университетында «БРИКС илләре цивилизацияләре арасында диалог» чаралар сериясе узды. Әлеге чара союз илләренең иң яхшы киләчәген төзүгә багышланды. Шулай ук тантаналы чарада Чжэцзян университетыннан (КХР) КФУга бүләк итеп «Гасырлар аша кытай рәсем сәнгатенең бөек сериясе» китабын да тәкъдир иттеләр.

Чараның инициаторы – Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советының Мәгълүмат бюросы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм КХРның Казандагы Генераль консуллыгы. «БРИКС илләре цивилизацияләре арасында диалог»ны оештыручылар – «У Чжоу» халыкара коммуникация үзәге һәм Казан федераль университеты.

Тантанада Кытай Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының пропаганда бүлеге җитәкчесе урынбасары Ван ган, Чжэцзян университеты вице-президенты Чжоу Цзянхун, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Евразия халыклары Ассамблеясы генераль секретареның беренче урынбасары һәм Евразия халыклары ассамблеясы Генераль советы рәисе Светлана Смирнова, Иранның Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани һ.б.

Кытай Көнчыгыш оркестры музыкантлары БРИКС илләренең классик музыкаль әсәрләрен башкарды.

«Быел ноябрь аенда Казан федераль университеты үзенең 220 еллыгын билгеләп үтә. Һәм нәкъ менә быел Россиянең БРИКСта рәислек итүе, ә Татарстан башкаласы Казанның дәүләт башлыклары саммитын уздыру урыны итеп сайлануы бик әһәмиятле, – дип сәламләү сүзе белән чыгыш ясады КФУның беренче проректоры – фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский. – Казан университетында белем алучы 12 мең чит ил укучысыннан БРИКС илләренә якынча 3,5 мең студент туры килә. Бу бик мактаулы һәм бер үк вакытта бик җаваплы».

Исегезгә төшереп узабыз: Казан Презентация «БРИКС илләре цивилизацияләре арасындагы диалог» кысаларында узды, аны оештыручылар арасында КФУ да бар.

Беренче проректор ассызыклаганча, университет Союз илләре белән хезмәттәшлекне актив үстерә. Мәсәлән, КФУның Каһирәдәге (Мисыр) филиалы уңышлы эшли. 20 елдан артык «Әл-Хәдәр» гарәп мәдәнияте үзәге эшли, аның эшчәнлеге милләтара багланышларны үстерүгә һәм ныгытуга, рус һәм гарәп мәдәниятен үзара баетуга юнәлдерелгән, дип сөйләде Д.Таюрский. Бүген КФУда ике меңнән артык Кытай гражданы һәм меңгә якын Иран гражданы белем ала.

Татарстан –  күп гасырлык диалогның һәм Көнчыгыш белән Көнбатышның очрашу урыны. Татарстан – Россия Федерациясенең күпмилләтле субъекты, анда 173 милләт вәкиле яши, дип хәбәр итте Ләйлә Фазлыева.

  • Биредә мәгариф өлкәсенә аерым игътибар бирелә. Бүген Татарстанда Кытайдан 2,5 меңгә якын студент белем ала. Чара кысаларында  университетлар – илебезнең әйдәп баручы югары уку йортлары арасында тыгыз элемтәләр урнаштырылуы безгә аеруча шатлыклы. Безнең диалог БРИКС илләре арасында фәнни мәгариф һәм мәдәни алмашуны тагын да ныгытуга юнәлдерелгән,  диде ТР Премьер-министры урынбасары.

 

  • Спорт бөтен дөнья буйлап милләтләрне, илләрне, кешеләрне берләштерә. Нигә? Чөнки монда ике якка да йогынты бара. Спортчылар үзләренә караган нәрсәләрдән ләззәт ала, алар ярыша – кем яхшырак, кем көчлерәк, кем тизрәк, кем зиһенлерәк. Ә моны күзәтүче тамашачылар бу гамәлне күзәтүдән ләззәт ала. Шуңа күрә спорт кешеләрнең дине, милләтләре, тән төсе, мәгариф ягыннан бернинди аермаларга бәйле булмаганлыктан, ул шуның белән җәлеп итә дә. Спорт бөтен дөнья буйлап кешеләрне берләштерү чарасы булып калсын, дип чыгыш ясады Россиянең атказанган тренеры, Совет фигуралы шуучысы Тамара Москвина.

 

Очрашу барышында Татарстанның сәнгать әһелләре һәм Казан консерваториясендә вокалга укучы Кытайдан килгән студентлар чыгыш ясады. Университетта шулай ук Кытай сәнгате үрнәкләреннән күргәзмә дә оештырылган иде.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ