Логотип Магариф уку
Цитата:

«Казан Кремле» музей-тыюлыгына – 30 ел

Әлеге музей-тыюлык нәкъ моннан утыз ел элек, 1994 елның 22 гыйнварында, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Указы нигезендә оештырылган иде.

Татарстаныбыз – үзенчәлекле тарихи ядкярләргә аеруча бай төбәкләрнең берсе. Юкка гына республикабыздагы дүрт тарихи һәм мәдәни мирас объекты ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелмәгәндер шул. Шулардан Россиянең иң уникаль архитектура ансамбльләренең берсе булганы һәм ЮНЕСКО исемлегенә Татарстаннан иң беренче булып кертелгәне – «Казан Кремле» музей-тыюлыгы. Бүген ул үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтә.


Әлеге музей-тыюлык нәкъ моннан утыз ел элек, 1994 елның 22 гыйнварында, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Указы нигезендә оештырылган иде.


Бүгенге көндә Казан Кремле ансамбле җирлегендә берничә архитектура һәм археология комплексы бар. Алар – фортификация (ясалма хәрби) ныгытмалары, Казан ханнары мавзолееның һәм XII – XVI гасырларга караган кайбер корылмаларның калдыклары, Губернатор сарае, Сөембикә манарасы, Благовещение чиркәве, Кол Шәриф мәчете, элеккеге Спас-Преображенский монастыре комплексы, Юнкерлар училищесы бинасы һәм Артиллерия пушкалары ишегалды.


«Казан Кремле» музей-тыюлыгы составында тугыз музей һәм күргәзмә заллары гына бар. Алар – «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстанның табигать-тарих музее, «Манеж» күргәзмә залы, Ислам мәдәнияте музее, Пушкалар ишегалды музее, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, Благовещение чиркәве тарихы музее, Гавами урыннар музее, Спас манарасы музее.


Узган ел «Казан Кремле» комплексында Татарстанда яшәгән халык санынча – дүрт миллионнан артык кеше булып киткән. Шулардан 620 меңнән артыгы андагы музейларга кергән. Музей-тыюлык фондына 300 дән артык әйбер генә сатып алынган.


Казан Кремле музейларында ел саен дистәләгән чаралар һәм күргәзмәләр оештырыла. Безнең «Мәгариф» журналының да Казан Кремлендә берничә чара үткәргәне бар. Алар – археолог Фаяз ага Хуҗин җитәкчелегендә «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» конкурсы җиңүчеләре катнашында Казан Кремле буйлап экскурсия, «Бөек Ватан сугышы тарихы» музеенда – «Бөек Җиңү кайтавазы», ә Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда «ТАССРга – 100 ел» дигән конкурсларның йомгаклау тантаналары.


Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ