Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мәктәпләре һәм көллиятләре экспериментта катнашачак

Казан мәктәпләре һәм көллиятләре электрон аттестатлар һәм дипломнар булдыру буенча экспериментта катнашачак.

Казан мәктәпләре һәм көллиятләре электрон аттестатлар һәм дипломнар булдыру буенча экспериментта катнашачак.

Исемлеккә Мәскәү районының Ф. Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясе, Идел буе районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 10 нчы мәктәбе, Казан энергетика көллияте һәм Казан сәүдә-икътисад техникумы кертелгән, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.

Эксперимент берничә этапта узачак. 15  марттан 30  сентябрьгә кадәр цифрлы документларны формалаштыру механизмын эшләү һәм аларны дәүләт хезмәтләре порталына тапшыру күз алдында тотыла. Киләсе этап әлеге реестрны тулы күләмдә файдалануга кертүне күздә тота. Ул 1  октябрьдән 31  декабрьгә кадәр узачак.

Бу хакта Россия хөкүмәте карарында җиткерелә.

Фото: Денис Гордийко

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ