Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан педагогы Россиянең иң яхшы җәмгыять белеме укытучылары унлыгына кергән

Казанның Яңа Савин районындагы 91 нче мәктәп укытучысы Татьяна Борһанова җәмгыять белеме укытучылары арасында һөнәри осталык буенча Бөтенроссия конкурсында җиңгән 10 педагогның берсе булган.

«Әлеге унлыкта булу – бик зур дәрәҗә. Асылда, алар – Россиянең иң яхшы 10 җәмгыять белеме укытучысы. Шулар арасында Казаннан да педагог бар, һәм ул – мин, һаман да ышана алмыйм», – дип китерә Татьяна Борһанованың сүзләрен шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе.

Конкурста катнашу өчен 2 меңнән артык педагог гариза биргән, шуларның 270 е киләсе этапка үткән. Аларны тест нәтиҗәләре һәм мәктәпләрдә узган ачык дәресләр буенча сайлап алганнар.

Соңрак 35 финалист төркем биремнәрен үтәгән, аның йомгаклары буенча жюри әгъзалары җәмгыять белеменнән иң яхшы 10 педагогны билгеләгән.

Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ