Казан укучысы химия буенча халыкара олимпиадада алтын медаль яулады
Бүген Казан тимер юл вокзалында 131 нче лицейның 11 нче сыйныф укучысы Ибраһим Шәйхетдиновны каршы алдылар.
Бүген Казан тимер юл вокзалында 131 нче лицейның 11 нче сыйныф укучысы Ибраһим Шәйхетдиновны каршы алдылар. Ул Үзбәкстанда узган Әбү Райхан Бируни исемендәге III Халыкара химия олимпиадасында алтын медаль яулады һәм теоретик турда иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Укучыны котларга Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова, укытучылары, туганнары һәм дуслары килде.
Нөкес шәһәрендә узган олимпиадада 20дән артык ил укучылары катнашты. Россия җыелма командасы дүрт алтын медальнең барысын да яулады. Командада Мәскәү, Новосибирск һәм Татарстан вәкилләре булды.
Минзалия Закирова сүзләренчә, Ибраһимның уңышы республикада химия белемен үстерүгә юнәлдерелгән системалы эш нәтиҗәсе.
«Быел Татарстанда химиядән уртача балл – 67,6, ә Россия буенча – 58,6. Ел саен 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларның 14 проценттан артыгы химияне сайлый», – дип билгеләп үтте ул.
Олимпиада ике этапта – теоретик һәм практик турларда узган. Һәркайсы биш сәгать дәвам иткән. Биремнәр аналитик һәм физик химиягә, сыйфат анализына һәм эремәләрдә авыр металлларны ачыклауга багышланган.
Ибраһимны ярышларга Казан федераль университеты укытучысы, 131 нче лицей педагогы Булат Курамшин әзерләгән.
Укучы өчен бу – җыелма командага керүнең икенче омтылышы. Алда аны киләсе елның язында узачак Менделеев исемендәге Халыкара олимпиадага сайлап алу көтә.





Комментарийлар