Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда беренче ярдәм күрсәтү буенча чемпионат җиңүчеләрен билгеләделәр

24–25 октябрьдә Казанның 182 нче политехник лицеенда «Беренчеләр хәрәкәте» һәм Россия Кызыл Хачы оештырган беренче ярдәм күрсәтү буенча республика чемпионаты узды. Татарстанның иң яхшы 40 командасы практик биремнәрдә көч сынашты.

Һәр командада биш укучы һәм бер остаз булды. Катнашучылар өч яшь төркеменә бүленде: 11–13 яшьлек мәктәп укучылары, 14–17 яшьлек мәктәп укучылары һәм 14–25 яшьлек урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары.

Командалар көчле кан китүне туктату буенча биремнәр үтәде, шулай ук «Тәнәфес» һәм «Турслёт» дип аталган ситуацияле биремнәрне чиште. Катнашучыларның командада килешеп эшләве, беренче ярдәм күрсәтү тәртибен белүе, 112 һәм 103 номерлары буенча ашыгыч хезмәтләрне чакыра алуы, куркынычларны бәяләве һәм зыян күрүчеләргә психологик ярдәм күрсәтү күнекмәләре бәяләнде.

11–13 яшьлек мәктәп укучылары арасында:

1 нче урын — «Асылташ» командасы (Казан);

2 нче урын — «Три плюс два» командасы (Ютазы районы);

3 нче урын — «СОШ № 119» командасы (Казан).

14–17 яшьлек мәктәп укучылары арасында:

1 нче урын — «Заман» командасы (Казан);

2 нче урын — «Пульс» командасы (Казан);

3 нче урын — «Отряд заботы» командасы (Түбән Кама районы).

Урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында:

1 нче урын — «Целители» командасы (Яшел Үзән районы);

2 нче урын — «Скорые на помощь» командасы (Чаллы);

3 нче урын — «Код Красный ЕМК» командасы (Алабуга районы).

Беренче урын алган командалар Татарстанны Мәскәүдә узачак Бөтенроссия финалында тәкъдим итәчәк. Ярышлар 29 майдан 2 июньгә кадәр ВДНХ мәйданчыгында узачак.

Фото: Алдынгылар хәрәкәте матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ