Казанда «Цифрлы ликбез» бөтенроссия проектының ачык дәресе узды
5 мартта Н.И. Лобачевский исемендәге лицей базасында «Цифрлы ликбез» Бөтенроссия проекты кысаларында ачык дәрес узды.
Дәрес «Намус белән укы» темасына багышланды. Чара 8 нче сыйныф укучылары өчен үткәрелде.
Дәрес барышында укучылар белән академик намуслылык, өй эшләрен башкарганда технологияләрне, шул исәптән ясалма интеллектны, дөрес һәм әхлакый куллану турында сөйләштеләр.
Чараның спикеры – Айрат Фәритович Хасьянов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты һәм ИТ-паркның белем бирү эшчәнлеге буенча директор урынбасары.





Комментарийлар