Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Дәрдемәндне искә алалар

18 ноябрь көнне классик шагыйрь, журналист, меценат, җәмәгать эшлеклесе Дәрдемәнднең (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев, 1859-1921) тууына 165 ел тулуга багышланган чара узачак.

«Дәрдемәнд: шәхес, шагыйрь, фикер иясе» дип аталган Түгәрәк өстәл утырышын  Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры белән берлектә оештыра.      

      Фикер алышу 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында узачак).

  Чара авторлары хәбәр иткәнчә,  фикер алышуга түбәндәге мәсьәләләр чыгарыла:

      – ХХ гасыр башы татар тарихи-иҗтимагый һәм мәдәни мохите контекстында Дәрдемәнд шәхесе һәм аның күпкырлы эшчәнлеге;

      – Дәрдемәнд – ХХ гасыр башы татар шигъриятендә яңа юл салучы;

      – татар әдәбиятын, сәнгатен һәм журналистикасын үстерүдә Дәрдемәнднең роле һәм аның традицияләре;

      – Дәрдемәнд иҗатын өйрәнүнең торышы һәм бурычлар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ