Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда яшь педагогларны һөнәргә багышлау тантанасы узачак

2 октябрьдә Казанда Бөтенроссия укытучылар атналыгы кысаларында Укытучылар йортында яшь педагогларны һөнәргә багышлау тантанасы узачак. Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашачак.

Тантанада педагогик югары уку йортларын һәм көллиятләрне тәмамлап, республика мәктәпләрендә хезмәт юлын башлаучы яшь укытучылар һәм аларның остазлары катнаша.

Көн информацион-методик бүлек җитәкчеләре киңәшмәсе һәм яшь педагоглар өчен воркшоп белән башланачак. 

Шулай ук «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» һөнәри осталык бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Чарада Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәрләреннән делегацияләр, профсоюз оешмалары, югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре вәкилләре катнашачак.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ