Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Луиза Фәсхетдинованың күргәзмәсе ачыла

«Гөлханә/чәчәкләр йорты» дип аталган үзенчәлекле күргәзмә остазның юбилеена нисбәтле.

Татарстаннның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында12 гыйнвар көнне Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты Луиза Фәсхетдинованың күргәзмәсе ачылачак. «Гөлханә/чәчәкләр йорты» дип аталган үзенчәлекле күргәзмә остазның юбилеена нисбәтле.

 

Луиза Фәсхетдинованың иҗади эшчәнлеге татар алтын тегү һәм чигү сәнгате традицияләрен торгызу һәм үстерү белән бәйле. Ул милли костюм комплексына кергән әйберләрдә, татар мәдәниятенең дини-рухи символлары булып торган шәмаил, намазлык һәм башка күп нәрсәләрдә традицион  һәм алтын чигешен уңышлы куллана.

 

Луиза Фәсхетдинованың  иҗаты Халыкара, Бөтенроссия, төбәк һәм республика күргәзмәләрендә тәкъдим ителде. Остазның кул җылысы кергән эшләнмәләр Татарстан, Россия музейларында һәм чит илләрнең шәхси коллекцияләрендә саклана.

 

Үзенең бөтен иҗади эшчәнлеге дәвамында оста Татарстан Республикасын Иран, Төркия, Үзбәкстандагы эре халыкара фестивальләрдә, шулай ук «Үзенчәлекле Россия», «Россиянең чигелгән картасы», Федераль сабантуй һәм башка Бөтенроссия күргәзмәләрендә тәкъдим итте.

 

Луиза Фәсхетдинова үзе хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә  соңгы биш елда иҗат ителгән 30 дан артык эше тәкъдим ителәчәк. Болар – төсле бизәкле  намазлыкның дога келәмнәре, шәмаилнең дини картиналары, Коръән өчен футлярлар һәм башлыклар. Шулай ук традицион татар костюмы ансамбльләре, чигү белән бизәлгән Казан татарларының баш киемнәре күрсәтеләчәк.

 

Күргәзмә 11 февральгә кадәр эшләячәк.

 

 Мөршидә Кыямова

ФотоЛуиза Фәсхетдинова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ