Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Милли кием» фестивале узачак

30 августта Кабан күле буенда «Милли кием» чарасы узачак, анда теләгән һәркем үз халкының милли костюмында килә ала, дип хәбәр итә Казан мэриясе.Фестиваль 12:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр узачак....

30 августта Кабан күле буенда «Милли кием» чарасы узачак, анда теләгән һәркем үз халкының милли костюмында килә ала, дип хәбәр итә Казан мэриясе.
Фестиваль 12:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр узачак. Бу вакытта Мәрҗани урамы җәяүлеләр өчен генә ачык була.
Программада милли айдентика белән эшләүче дизайнерлар һәм брендлар маркеты; милли аксессуарлар ясау мастер-класслары; милли киемнәрне киеп мода күрсәтү; ТР Филармония джаз оркестры чыгышы; костюмнар һәм аксессуарларга багышланган экскурсияләр каралган.
Чара режиссер Айдар Җәббаровның «Тукай Казанга кайтты...» авторлык спектакле белән тәмамланачак.
Шулай ук танылган татар эшлеклеләре образларына багышланган «Кием галәме» күргәзмәсе дә ачылачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ