Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Тукайга багышланган фәнни конференция уза

Татарның данлыклы классик шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Казанда Россиякүләм фәнни конференция оештырыла.

“Габдулла Тукай: Дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында коммеморатив практика” дигән конференциядә мәртәбәле кунаклар килүе көтелә.

Бүген ТР Фәннәр академиясенең президенты, техник фәннәр докторы Рифкать Миңнеханов, М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова, Ш.Мәрдҗәни исемендәге тарих институты директоры Радик Салихов, җырчы Идрис Газиев, галим Әлфәт Закирҗанов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров журналистларга олугюбилей уңаеннан уздырылачак чаралар турында бәян иттеләр. 

Рифкать Миңнеханов белдергәнчә, ТР Фәннәр академиясе галимнәре тарафыннан Тукай шәхесенә, иҗатына кагылышлы фәнни эзләнүләр, архивларда эшләр дәвам итә. Россиянең төрле почмакларында татар шагыйренә музейлар ачыла, һәйкәлләр куелуына басым ясады. Шулай ук, киләчәктә Г.Тукай исемендәге бүләкнең статусын күтәрү мәсьәләсе турында да фикерләрен яңгыратты. Киләчәктә Тукайның юбилей медален тормышка ашыру идеясен дә ассызыклап узды. 

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова институт галимнәре тарафыннан эшләнгән басмалар белән таныштырды.  Тарих институты директоры Радик Салихов Тукай феномены хакындагы фикерләрен яңгыратты.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ