Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда «Хаков укулары»

21–22 октябрьдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы галимнәре күренекле тел белгече, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, шәрәфле профессор Вахит Хаковның 100 еллык юбилее уңаеннан «Хаков укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үткәрде.

Фәнни чарада катнашучылар олы галимнең фәнни мирасын өйрәнү, шул юнәлештә эшләүче яшь буын галимнәрне үстерү, аларның үзара багланышларын ныгыту мәсьәләләренең актуаль булуын билгеләп үттеләр. Конференциядә яңгыраш алган фикерләр галимнәр, аспирантлар өчен генә түгел, студентлар, мәктәп укытучылары һәм укучылары өчен дә файдалы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ