Логотип Магариф уку
Цитата:

Халкын бәла–казалардан саклаган Шәймиев

Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең олуг юбилее уңаеннан әйтәсе сүзләремне ак кәгазь битенә язарга булдым. Ни өчен дигәндә, аның күңеле дә милләтебез өчен аклыктан һәм сафлыктан гыйбарәт. Мин, аның белән ту...

Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең олуг юбилее уңаеннан әйтәсе сүзләремне ак кәгазь битенә язарга булдым. Ни өчен дигәндә, аның күңеле дә милләтебез өчен аклыктан һәм сафлыктан гыйбарәт. Мин, аның белән турыдан-туры очрашканым булмаса да, әлеге күренекле дәүләт эшлеклесе, акыл иясе, тәрбияче-педагогны ихлас күңелемнән хөрмәт итәм.

Ул һәрвакыт татар халкының әйдәманы булды. Халкыбыз, җөмһүриятебез өчен, җитәкче буларак, һәрвакыт дөрес сәясәт алып барды. Әгәр үткән тарихыбызга күз салсак, ул үткәргән акыллы сәясәт нигезендә татар халкы, җөмһүриятебез дөрес үсеш юлы алды. Иң әһәмиятлесе: узган гасырның үтә җаваплы 90 нчы елларында халкыбызны кан коюдан, бәла-казалардан саклап кала алды, җөмһүриятебезнең икътисади яктан үсешенә  ныклы нигез салды.  

Минтимер Шәрип улы – чын-чынлап милләтпәрвәр, халкыбызның  телен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен, үткән тарихын саклауга зур өлеш керткән һәм әле дә булса, шул уңайдан бүген дә бу юнәлештә зур тырышлык куючы олы, күренекле шәхес. Аның һәр чыгышы, һәр сүзе безнең өчен үрнәк булып тора.
Мин, бар гомеремне мәгарифкә һәм фәнгә багышлаган мөгаллим буларак, аны үземә юл күрсәтүче маяк, олы педагог итеп тоям. Без икетеллелек – рус һәм татар телен үстерү хакында сөйләгәндә, ул татар халкына һәм педагогика дөньясына өченче телнең – инглиз теленең дә әһәмиятен ачып бирде. Дөньякүләм инглиз теле белән бергә, татар теленең стратегик яктан үсешен аңлап, шуны безгә – педагогларга җиткерде. Җиткереп кенә калмады, сәяси яктан тотрыклы һәм педагогика нигезендә оптималь итеп, шәхсән үзе оештырып, «Адымнар» гимназияләре ачып, өч телне өйрәнү мөмкинчелеген татар дөньясына, безгә – педагогларга исбатлап күрсәтте. Хәзер ул инде «Адымнар» татар халкы мәркәзе булган Казан каласында гына түгел, үзенең ныклы адымнары белән җөмһүриятебезнең аерым шәһәр һәм районнарында да  киң җәелә башлады. Мин моны татар телен саклап калу һәм үстерүдә олы шәхеснең зур уңышы һәм казанышы буларак кабул итәм.
Шул нисбәттән, Минтимер Шәрип улы Шәймиевны олы юбилее белән ихлас күңелемннән тәбрик итәм, аңа озын гомер, сәламәтлек һәм тагын да да халкыбызга армый-талмый хезмәт итүен теләп калам.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,

педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры, Росссиянең табигать белеме фәннәре академиясе академигы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ