Логотип Магариф уку
Цитата:

«Халык традицияләрендә – урман»

        Кукмара районының Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә – урман» дип исемләнгән VI слеты булып узды. Анда республи...

        Кукмара районының Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә – урман» дип исемләнгән VI слеты булып узды. Анда республика мәктәпләреннән   100 гә якын укучы катнашты. Чарага ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров та килде. Өч көн дәвамында барган слетта яшь урманчылар теоретик һәм гамәли беләмнәрен ныгыттылар. Алар  өчен кызыклы программалар, «Санлы урман викторинасы» интеллектуаль уены,  «Яшь урман белгечләре»  конкурсы, төрледән –төрле  осталык дәресләре оештырылды.

        Нәтиҗәдә Саба урман хуҗалыгының “Нургали оныклары”  мәктәп урманчылыгы “мәктәп урманчылыгы күргәзмәсен иң яхшы оештыручы” буларак Гран-прига лаек булды. Бу номинациядә Ютазы «Яшел патруль»; санлы викторина интеллектуаль уенында Тукай муниципаль районы Шилнәбаш мәктәбенең «Натуралист» мәктәп урманчылыгы; иҗади бәйгедә Илсинә Латыйпова; «Урман белгечләре» бәйгесендә Ислам Билалов һәм Илвина Насыйбуллиналарга  (Саба урман хуҗалыгының «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы) тиңнәр булмады.
        Командалар беренчелегендә Саба урман хуҗалыгының «Нургали оныклары» -I,  Апас районының  Буа урманчылыгының «Дубравушка» һәм  Кукмара районының  Лубян урманчылыгының «Экос» командалары II –III урыннарны бүлештеләр.
        — Мондый слетның үзебезнең көллият базасында узуы безнең өчен бик мөһим, чөнки бу, беренчедән, безнең уку йорты  эшчәнлегенең бер юнәлеше – профориентация эше булып тора. Икенчедән, балалар арасында урманчы һөнәрен популярлаштырабыз, өченчедән, балаларда табигатькә, урманга,  гомумән, тереклеккә мәхәббәт тәрбиялибез, – ди Лубян урман-техник көллияте директоры Фәхразиев Рим Фазылович.
        Шунысын да әйтергә кирәк:  көллият бусагасын атлап керүчеләр кайчандыр әлеге уку йортын тәмамлаган билгеле шәхесләрне дә белеп китә. Алар  арасында Советлар Союзы Герое Николай Савин, язучы Зәки Нури, ТР Дәүләт премиясе лауреаты, РФ һәм ТР атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов,
        ТР урман хуҗалыгы министры, РФ һәм ТР атказанган урманчысы Алмас  Нәзиров; авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, РАЕН академигы Факил Әһлиуллин һәм башка бик күпләрнең исемнәрен атап үтәргә мөмкин булыр иде.

 Расиха ФАИЗОВА

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ