Логотип Магариф уку
Цитата:

Хезмәт коллективлары беренчеләргә ярдәм кулын суза

КамАЗ берләшмәсе үз хезмәткәрләренә ярдәм итәргә карар иткән. Быел 1 сентябрьдә балалары 1 нче сыйныфка баручы әти-әниләрнең чыгымнары чыннан да зур.Ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит...

КамАЗ берләшмәсе үз хезмәткәрләренә ярдәм итәргә карар иткән. Быел 1 сентябрьдә балалары 1 нче сыйныфка баручы әти-әниләрнең чыгымнары чыннан да зур.
Ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында һәр хезмәткәргә баласын мәктәпкә әзерләү өчен 4 мең сум акча бүлеп биреләчәк. Бу акчаны мәктәп формасы, канцелярия товарлары һәм башка кирәкле әйберләр сатып алуга сарыф итәргә мөмкин булачак. Сумма хезмәт хакы белән бергә күчереләчәк.
Мондый ярдәмне оештырудан республикабызның югары уку йортлары да читтә калмаска тырыша. Әйтик, КФУ ректоры һәм бу вуз карамагындагы институтларның директорлары «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе барышында үз хезмәткәрләренең быел 1 нче сыйныфка укырга барачак 253 баласына уку-кирәк яраклары җыелмасы тапшырачак. Булачак укучылар һәм аларның ата-аналары катнашында узган шундый очрашуларның берсендә КФУ ректоры Ленар Сафин үзе дә катнашты. Очрашу чәй табыны артында эчкерсез аралашу атмосферасы шартларында узды. Балалар ректорның мәктәп еллары, укытучылары хакында сөйләвен аеруча йотлыгып тыңладылар. Очрашу ахырында КФУ ректоры югары сыйфатлы материаллардан эшләнгән матур мәктәп рюкзаклары бүләк итте. Ә рюкзак эчендә мәктәптә уку өчен бик тә мөһим саналган алтмышлап канцелярия әйберләре: дәфтәрләр, ручка, карандаш, рәсем дәресе өчен кирәк булган  күп нәрсә, пенал һәм тагын әллә нәрсәләр.
КФУның Филология институты үз хезмәткәрләренең 1 нче сыйныфка баручы балаларын бүләкләде. Бәйрәмгә чакырылган балаларга рюкзак һәм мәктәп өчен кирәк-яраклар бүләк итеп бирелде.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ