Логотип Магариф уку
Цитата:

Коммуналь хезмәт бәяләре 2025 елның 1 июленнән башлап артачак

Бәя арту факторлары: минималь хезмәт хакы артуы (22 440 сум тәшкил итә), газ бәясе артуы (21 % ка) һәм башкалар.

2025 елның 1 июленнән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар 17,5–22,3 процентка артачак, дип хәбәр итте. Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев.

 

Республиканың 43 муниципаль берәмлегендә ( бирегә Казан белән Яр Чаллы шәһәрләре да керә) коммуналь хезмәтләр тарифлары 22,3 процентка артачак.

 

Казан шәһәрендә коммуналь хезмәтләр бәяләре үзгәрешләре: 

– салкын су белән тәэмин итү 34,55 сум / куб. метрга кадәр арта (хәзер  29,41 сум / куб. м);

– кайнар су белән тәэмин итү 240,40 сум / куб. метрга кадәр (хәзер  198,03 сум / куб. м);

– су агызу 46,19 сум / куб. метрга кадәр (хәзер 39,31 сум / куб. м);

– җылылык белән тәэмин итү — 2 895,25 сум / Гкал кадәр (хәзер 2 371,63 сум / Гкал);

– каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә 598,49 сум / куб. метрга кадәр (хәзер  «ПЖКХ»ИК 549,58 сум / куб. м);

– электр белән тәэмин итүгә – 4,88 сум / кВт * сәг (хәзер бер ставкалы тариф 4,10 сум / кВт * сәг).

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ