Логотип Магариф уку
Цитата:

Компьютер вируслары белән көрәшү ысуллары

Бүген кеше электроника белән һәрьяктан уратып алынган. Тормышыбызны компьютерлардан һәм смартфоннардан, «акыллы» лампочкалар һәм башка көнкүреш приборларыннан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел....

Бүген кеше электроника белән һәрьяктан уратып алынган. Тормышыбызны компьютерлардан һәм смартфоннардан, «акыллы» лампочкалар һәм башка көнкүреш приборларыннан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Алар һәммәсе безнең яшәешне җиңеләйтергә тиеш. Ләкин иң кирәкле мәгълүматларың тупланган компьютер яки ноутбогыңа чит-ят кешегә «ишек» ачылса, нинди нәтиҗә килеп чыгасын күз алдына китерү дә куркыныч. Нигездә, моны эшләү алай ук катлаулы да түгел бит: туры килерлек компьютер вирусын куллану җитә.

 БЕРЕНЧЕ ВИРУСЛАРНЫҢ ДӨНЬЯГА КИЛҮЕ
Компьютер вирусы идеясен галимнәргә Америка математигы Джон фон Нейман 1951 елда ук биргән. Компьютерларның беренче үрнәкләре дә нәкъ шул чорда да барлыкка килгән бит. Ә вируслар үзләре моннан ун еллап вакыт узганнан соң гына килеп чыкканнар һәм 90 нчы еллар ахырында дөньяга таралышканнар. Нәкъ шул елларда компьютер «бум»ы башланганы исегездәдер. Ә элегрәк гаджетлар аз булганлыктан, вирусларга үрчү «тирәлеге» җитмәгән булган.
 
БАРЛЫК ВИРУСЛАР ДА БЕРТИГЕЗМЕ?
Әлбәттә, һәр зарарлы программа үзенчәлекле, һәм бары тик үтә «хәйләкәр»ләре генә чын мәгъ-
нәсендә үсеп танылу ала. Ләкин аларны, нинди максат куюларына карап, төркемнәргә бүләргә мөмкин. Компьютер иминлеге белгечләре мондый программаларның берничә төп төрен билгели: трояннар, шпионнар, акча талап алучылар, руткитлар һәм ботлар. Аларның һәрберсе үз алдында торган билгеле бер мәсьәләне хәл кылу өчен хезмәт итә. Программаларның исемнәре үк алар өчен сөйләп торса да, аларның кайсысы нинди зыян эшләгәне турында әңгәмәләшеп алу кирәкле булыр.
 
 ТРОЯН ПРОГРАММАЛАРЫ
Алар үз атамаларын борынгы грек мифларындагы легендар Троян аты хөрмәтенә алганнар. Аның кебек, бу вируслар үзләрен гадәти программалар итеп күрсәтәләр: аларны популяр уен, музыка тыңлау сервисы яки популяр социаль челтәр кушымтасы итеп кабул итәргә мөмкин. Күчереп алынган программаны үз максаты буенча куллана башлаганда, Троян вирусы үз зыянын сала: ул яңа файл-
ларны үзгәртә яки үзгәләрен төзи, компьютер кулланучысы турында мәгълүмат җыя, ресурсларны үз максатларына бүлеп бирә ала, мәсәлән, һөҗүм итүче корбанының компьютерында криптовалюта белән эш итәргә мөмкин. Шулай ул электрон ресурсның эшләү тизлеген киметә.
 
ШПИОН ПРОГРАММАЛАР
Зыянлы программаларның тагын бер төре– шпион программа. Аның төп бурычы – үз корбанының компьютерына кереп, төрле сайтларда кулланылган парольләр, банк карталары турында мәгълүмат җыю, аның эшчәнлеген компьютерда, Интернетта күзәтү. Гомумән, мондый программаларның максаты – алга таба аларны куллану яки башкаларга сату максаты белән компьютер хуҗасының эшчәнлеге турында максималь мәгълүмат җыю.
 
АКЧА ТАЛАП АЛУЧЫЛАР
Бу программалар бер гади максатны күздә тота: шантаж ярдәмендә корбаннан акча талау. Моның өчен алар, системага кергәч, корбанның компьютерындагы мәгълүматны туплыйлар һәм шифрлыйлар. Бу – хуҗаның кыйммәте булган өчен аерым сайланган файллар да, бөтен система да булырга мөмкин. Соңгы очракта компьютер тулысынча эшчәнлеген югалта, ә корбанга кем белән, ничек элемтәгә керергә кирәклеге турында мәгълүмат кына бирелә. Явыз ниятле кеше үз чиратында билгеле бер суммага кулланучыга аның файлларын кире кайтару мөмкинлеген вәгъдә итә. Мондый вирус чыннан да профессионаллар тарафыннан язылган программа рәвешендә булган очракта, корбанның башка чарасы калмый: йә түләргә, йә үз мәгълүматларын бөтенләйгә югалтырга.
 
РУТКИТЛАР
 Руткитлар – җинаятьчегә корбанның компьютерына турыдан-туры керү мөмкинлеге ачу өчен төзелгән программалар. Корбанның компьютеры зарарланганнан соң, аларны иминлекне тәэмин итү өчен системага кертелгән саклану чараларын читләтеп узу өчен кулланалар. Шуннан соң хакерларга, тулысынча читтән торып, системага керү мөмкинлеге бирәләр. Алар файлларны бетерә, кирәкле мәгълүматны күчерә, системаны башка вируслар белән зарарлый ала. Боларны, корбанның компьютеры каршына килеп, аның белән тулысынча идарә итүчеләр дип белерсең.
 
БОТЛАР
Ботлар – билгеле бер вакытка кадәр үзләрен күрсәтмәскә һәм, гомумән, зур куркыныч тудырмаска мөмкин булган вируслы компьютер программалары. Аларның төп максаты – мөмкин кадәр күбрәк компьютерларны зарарлау һәм үз челтәрләрен киңәйтү, шулай итеп, «ботнет» дип аталган челтәр булдыру. Шуннан соң һөҗүм итүче, аның контроленә җитәрлек санда компьютерлар эләккәч, аларның ресурсларын үз максатлары өчен куллана ала. Мәсәлән, ул аларны спам тарату; төрле сайтларга аларның эшчәнлегенә комачаулаучы DDoS һөҗүм булдыру; парольләрне белү һәм аккаунтларны вату өчен куллана ала. Явыз ниятле кеше күпсанлы компьютерлар аша гадәти компьютерда эшләп булмый торган гамәлләр кылырга мөмкинлек ала. Ботлар «активлашкан» вакытта компьютерның җитештерүчәнлеге сизелерлек кими. Бу – бот программаларның төп зыяны.
 
ЗЫЯНЛЫ ПРОГРАММАЛАРДАН ҮЗЕҢНЕ НИЧЕК САКЛАРГА?
 Компьютер вирусларыннан тулысынча сакланып булмый. Кайвакыт алар шулкадәр акыллы программистлар тарафыннан ясала ки, аларны кулдан килгән чаралар белән эзләп табу мөмкин түгел диярлек. Әмма андыйлар «акыллы башлар» берән-сәрән генә. Күп очракта компьютерны антивируслар коткара ала. Алар системадагы программаларның эшчәнлеген контрольдә тота, шикле активлыкны шунда ук күрә һәм бетерә.
Тагын бер нәтиҗәле ысул – компьютердагы барлык программаларны вакытында яңарту, шул исәптән бу кагыйдә операцион системага да кагыла. Вируслар системадагы йомшак яклардан файдалана. Әгәр база иске булса, аның барлык йомшак урыннары турындагы мәгълүмат инде гомуми кулланылышка бик тиз чыга. Системаны әледән-әле яңартып тору аны ныгыта һәм зыянлы программалар аларны ватып керә алмый. Шулай ук нинди сайтларны кулланырга һәм кайсыларыннан качарга кирәклеген аңлау да мөһим. Чөнки компьютерыгызны вирус белән зарарлауның иң еш очрый торган ысуллардан берсе – тикшерелмәгән сайтка керү яки билгесез чыганак программасын үз компьютерыгызга күчереп алу.
Исегездә калдырыгыз! Таныш түгел электрон адрестан килгән хатларны һәм сылтамаларны ачмаска. Файл һәм программаларны сыналган чыганаклардан гына йөкләтергә. Антивирус урнаштырырга. Хәтта түләүсез версияләр дә куркыныч вируслардан саклый ала.

Камил ТАИШЕВ


Айсылу ИМАМИЕВА тәрҗемәсе


Ясалма интеллект барлыкка китергән фото

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ