Логотип Магариф уку
Цитата:

Контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләргә акчалата түләү арттырылды

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында бүген булып үткән матбугат конференциясе  Россия Хәрби Көчләренә контракт буенча хезмәт итүгә кешеләр туплау мәсьәләсенә багышланды. Анда Казан шәһәренең кон...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында бүген булып үткән матбугат конференциясе  Россия Хәрби Көчләренә контракт буенча хезмәт итүгә кешеләр туплау мәсьәләсенә багышланды. Анда Казан шәһәренең контракт буенча хәрби хезмәткә кешеләр туплау пункты башлыгы Евгений Петрович Токмаков спикер буларак  чыгыш ясады. Аның әйтүенә караганда, хәрби хезмәткәр бер ел һәм аннан да күбрәк вакытка контракт төзегән очракта, аңа бер тапкыр 195 мең сум күләмендә түләү бирелә.
Махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткәндә,  аның айлык акчалата тәэмин ителеше 204 мең сумнан башлана. Бу сумма хәрби дәрәҗәгә, вазифага һәм хезмәт итү елларына бәйле. Мәсәлән, взвод командиры яки отделение командиры урынбасарының айлык акчалата хезмәт хакы 242 мең сумнан, отделение командирының 232 мең сумнан, штаб инструкторыныкы 226 мең сумнан, команда-штаб машинасы радиостанциясе җитәкчесенең хезмәт хакы 226 мең сумнан башлана.
Өлкән сапер – 216 мең сум күләмендә, өлкән телефончы – 219 мең сумнан, гранатометчы – 211 мең сумнан, шофер – 211 мең сумнан, повар – 211 мең сумнан, стрелок - 204 мең сумнан, өлкән шофер-электрик – 216 мең сумнан, пулеметчы  216 мең сумнан күбрәк хезмәт хакы алачак.
Моннан тыш, контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләргә аерым социаль ташламалар һәм гарантияләр каралган. Мәсәлән, Россия Оборона министрлыгы хисабына тупланма-ипотека системасы аша тиз арада торак сатып алу мөмкинлеге, 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу хокукы, кредит һәм салым каникуллары, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы һәм аларга тиешле льготалар.
Хәрби хезмәткә алыну өчен кандидат сәламәтлеге ягыннан яраклы һәм 18 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш икән.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ