Логотип Магариф уку
Цитата:

Контракт буенча хәрби хезмәт итүчеләргә – гарантияләр

Билгеле булганча, 1 ап­рель­дән 18 яше тулган егетләрне армиягә чакыру башланды. Шул ук вакытта хәзер югары һәм махсус урта белемле призывникларга контракт буенча да Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт и...

Билгеле булганча, 1 ап­рель­дән 18 яше тулган егетләрне армиягә чакыру башланды. Шул ук вакытта хәзер югары һәм махсус урта белемле призывникларга контракт буенча да Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итү мөмкинлеге бирелә. Сәламәтлеге буенча яраклы саналган очракта, билгеле.
Кораллы Көчләр составы профессионаллардан торырга тиеш. Яшькә килгәндә, хәрби килешүләр 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәргеләр белән 1 елдан алып 5 елга кадәр төзелә. Майор, подполковник, полковниклар 62 яшькә кадәр дә контрактчы була ала. Алар өчен түбәндәге гарантияләр каралган.
Беренчесе – югары тотрыклы хезмәт хакы. Тиешле еллар хезмәт иткән өчен арта баручы барлык өстәмә түләүләрне, һөнәри осталык дәрәҗәсен (класслылык), төбәк коэффициентларын һәм ел саен индексацияләнүне исәпкә алып, хезмәт хакы күтәреләчәк.
Икенчесе – бушлай торак алу. Икенче контрактны төзегәннән соң, хәрби хезмәткәр торакны Федераль бюджет акчасы исәбенә алу хокукына ия. Икенче төрле итеп әйткәндә, хәрби хезмәткәр торакны, үз акчасын файдаланмыйча, хезмәт итә башлаганда ук ала ала.
Өченче гарантия – хәрби хезмәткәр һәм аның гаиләсе ял итү урынына бушлай барып кайта ала. Контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәр бөтен гаиләсе белән илнең теләсә кайсы ноктасына барып ял итә һәм хезмәт итү урынына кайта ала. Мондый ташлама хәрби хезмәткәрләрнең генә бар.
Армиядә 20 ел хезмәт иткәннән соң, контрактчыларның хәрби пенсиягә чыгу мөмкинлеге бар.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ