Креатив уйлаучылар мәктәбе
Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында икенче ел инде әнә шулай гөр килеп, ТР креатив индустрияләр мәктәбе эшләп килә.Кичә исә “Казан. Монда тормыш кайный” дигән уртак концепция буенча 73 (!)...
Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында икенче ел инде әнә шулай гөр килеп, ТР креатив индустрияләр мәктәбе эшләп килә.
Кичә исә “Казан. Монда тормыш кайный” дигән уртак концепция буенча 73 (!) проект якланды.
Монда Татарстанда яшәүче халыкларның кухнясы турында мультфильмнар да, кызыклы шәхесләр белән әңгәмәләр дә, татар хатын-кызларының бизәнү әйберләре дә, Казан архитектурасы да бар иде.
Киләсе уку елында биредә алты юнәлеш буенча (дизаин, анимация, фото-видео җитештерү, VR/AR технологияләр, fashion-дизаин, кулланма гамәли сәнгать һәм халык һөнәрләре) белем алачаклар. Бу - моңа кадәр булганына fashion-дизаин һәм кулланма гамәли сәнгать һәм халык һөнәрләре дә өстәлә дигән сүз.
- Ике ел уку дәверендә безнең балалар күп нәрсәгә өйрәнә. Беренче елны алар креатив индустрияләрнең үзенчәлеге һәм тәкъдим ителгән алты юнәлешнең барысы белән дә танышып чыксалар, икенче елны алтының берсен сайлап, шуны ел дәвамында үзләштерәләр. Кыска гына итеп әйткәндә танышабыз, сайлыйбыз һәм ныклап эшкә тотынабыз,- дип аңлата әлеге мәктәпнең үзенчәлекләрен аның җитәкчесе Диләрә Хәмзовна Камалова.
Кызыкмы? Әлбәттә кызык! Әгәр дә сиңа 12 яшьтән 17 яшькә кадәр икән, бәхетне бүген үк сынап карарга була.

Расиха ФАИЗОВА
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
«Гаилә» китапханәсе төзекләндерелгәннән соң үзенең ишекләрен ачты
Казанның 27 нче «Гаилә» дип исемләнгән китапханәсе төзекләндерелгәннән соң үзенең ишекләрен ачты. Китапханә ачылышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсга...

Казанның 27 нче «Гаилә» дип исемләнгән китапханәсе төзекләндерелгәннән соң үзенең ишекләрен ачты. Китапханә ачылышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һ.б. булды.
«Казан шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханә системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе директоры Резедә Исмәгыйлева әйтүенчә, биредә 50 меңгә якын экземпляр китап бар, шул ук вакытта укучылар «Литрес» сайтыннан электрон китаплар укый ала. «Әгәр нинди дә булса китап бездә булмаса, заказ бирә алабыз һәм аны өч көн эчендә алып китереп бирәчәкләр. Китап уку – бер, балаларга китап авторлары турында күбрәк сөйләргә, иҗат әһелләре белән иҗади очрашулар да үткәрергә кирәк. Шуның өчен балалар һәм ата-аналар өчен әдәби-музыкаль кичәләр, очрашулар булыр дип уйлыйм. «Гаилә» китапханәсе хезмәткәрләре гаиләләрне китап укуга җәлеп итүне төп концепция итеп билгеләгән. «Теләгән һәркем монда килеп йөри ала. Якын-тирә йортларда яшәүчеләр инде кызыксына, килә башлады. Кызыксындыру чаралары булыр, балалар, яшьләрне җәлеп итә алырбыз дип өметләнәм. Китапханәдә барлык шартлар да бар: балаларны биләү, шахмат бүлмәләре, әйберләрне куяр өчен ачкычка бикләнә торган тартмалар һ.б», – ди ул.

Фәния Лотфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар