Логотип Магариф уку
Цитата:

Күп балалы гаиләләр ... игътибар үзәгендә?

        Совет заманында биш һәм аннан күбрәк баласы булганнарны гына ишле гаилә дип саныйлар иде шикелле. Чөнки мин бәләкәй чакта авылыбыздагы һәр ике гаиләнең берсендә алты-җиде б...

        Совет заманында биш һәм аннан күбрәк баласы булганнарны гына ишле гаилә дип саныйлар иде шикелле. Чөнки мин бәләкәй чакта авылыбыздагы һәр ике гаиләнең берсендә алты-җиде бала иде шул. Инде соңгы вакытта өч баласы булганнары да күп балалы гаиләләр исемлегенә кертелде. Әле бу ахыргы төзәтмә булмас шикелле. Россия Дәүләт Думасының «Яңа кешеләр» партиясе вице-спикеры Владислав Даванков ике балалы гаиләләрне да күп балалы дип тану тәкъдиме белән Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага мөрәҗәгать иткән.
        В. Даванков фикеренчә, Россиядә өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр саны чагыштырмача аз. Ике балалы гаиләләрнең күбесе балалар санын арттырмау яклы, чөнки гаилә барлык балаларны да җитәрлек күләмдә финанс яктан тәэмин итә алмый, дип саный ул.
        Ни хикмәт: соңгы арада Дәүләт Думасы депутатлары күп балалы гаиләләр мәсьәләсендә аеруча нык активлашты. Әйтик, алар өч һәм аннан да күбрәк баласы булган ата-аналар өчен эш атнасын бер көнгә кыскартырга тәкъдим итә.
        Хөкүмәткә җибәрелергә тиешле закон проекты инде әзер икән. ЛДПР партиясе лидеры Леонид Слуцкий сүзләренә караганда, алар тәкъдиме закон көченә кергән очракта ата-аналарның барлык балаларына да игътибарын җиткерү өчен буш вакытлары күбрәк булачак. Мондый яңалык илдә демографик вазгыятьнең яхшыруына китерергә мөмкин. Мөһим пункт: дүрт көн эшләүчеләр хезмәт хакын биш көн эшләүче хезмәткәрләр кебек алырга тиеш дигән фикердә алар.
        Күп балалы гаиләләр мәсьәләсенә Башкортстан хөкүмәте дә битараф түгел. Әйтик, анда күп балалы гаиләләргә кагылышлы уку бәясенең 50 процентын компенсацияләү турындагы законга кул куелды.
        Башкортстанда күп балалы гаиләләргә балаларны урта һөнәри уку йортларында укыту бәясенең 50 проценты кайтарылачак. «Күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында»гы законга тиешле төзәтмәләргә республика башлыгы Радий Хәбиров кул куйды. Үзгәрешләр Дәүләт Җыелышының соңгы утырышында кабул ителде.
        Закон нигезендә, күп балалы гаиләләргә бюджеттан балаларны көллият яки техникумның коммерция бүлегендә укыту бәясенең яртысын кайтарачаклар. Компенсация суммасы мәгариф оешмасы тарафыннан тиешле елга билгеләнгән уку бәясенә бәйле булачак, әмма ул 30 мең сумнан артмаячак.
        Шул ук вакытта 18 яшьтән өлкәнрәк балалары укыган гаиләләр дә ташлама ала алачак. Компенсация өч балигъ булмаган баласы булган гаиләләргә генә түгел, ә 23 яшькә кадәрге балалары көндезге бүлекләрдә белем алучы гаиләләргә дә биреләчәк икән.

Таһир САБИРҖАНОВ  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ