Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кыен миңа. Ярдәм ит!»

Бер кеше бик акыллы карт янына киңәш сорарга килгән.

“Чыдар хәлем калмады, кызым белән мөнәсәбәтләребез бик авыр. Ул мине аңламый, мине ишетми, бик явызланды. Кыен миңа. Ярдәм ит!” — дигән.

Акыллы карт бу кешене тыңлап беткәч, болай дигән: “Өеңә кайткач, кызыңның сурәтен яса. Анда кызның бөтен холкын, сиңа булган мөнәсәбәтен чагылдырырга тырыш һәм бу портретны дәшмичә генә балаңа бир”.

Икенче көнне кеше янә карт янына килгән. Бу юлы инде бик ачуланып, тузынып. “Нигә син миңа шундый киңәш бирдең?! Миңа хәзер тагын да авыррак. Кызым сурәтне ачуланып кире кайтарды!” — дип кычкырган.

“Ә ул сиңа нәрсә дип әйтте соң?” — дип тыныч кына сораган карт. Кеше болай җавап биргән: “Нигә миңа үзеңнең сурәтеңне ясап китердең? Сиңа көзге җитмимени?” — дип әйтте”.

Менә шулай... 

Чыганак: kiziltan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ