Ләйлә Фазлыева Остазлар көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республика халкын Остазлар көне белән котлады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
«Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бу бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый», – дип билгеләп үтте Ләйлә Фазлыева.
«Бүгенге, бик тиз үзгәрә торган дөньяда остазлык институты аерым әһәмияткә ия. Нәкъ менә сез, хөрмәтле остазлар, яшь белгечләргә үз юнәлешен табарга, сәләтләрен ачарга һәм үз потенциалын тулысынча тормышка ашырырга ярдәм итә торган ышанычлы ориентир булып торасыз. Сез белем генә биреп калмыйсыз – сез характерларны формалаштырасыз, ныклы кыйммәтләргә нигез саласыз һәм үсеп килүче Россия гражданнары буынының дөньяга карашына йогынты ясыйсыз»,- дип ассызыклады ТР Премьер-министры урынбасары.
«Без остазларыбыз белән горурланабыз! Сезнең игелекле хезмәтегез-кадрлар потенциалын ныгытуга һәм республикабызның, бөтен илебезнең тотрыклы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертү", - дип ассызыклады ул.
«Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа казанышлар телим! Укучыларыгыз һәм шәкертләрегез уңышлары белән сөендереп торсын», –дип йомгаклады Ләйлә Фазлыева.
Фото: «Татар-информ»





Комментарийлар