Логотип Магариф уку
Цитата:

Ләйлә Фазлыева: «Тарихи торак пунктларның икътисадын өйрәнергә кирәк»

ТР Мәдәният министрлыгы коллегиясендә нәтиҗәләрне Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева ясады.

Ул киләчәк буыннар өчен мәдәни мирас объектларын саклауның мөһимлеген билгеләп үтте.

«Мәдәни мирас объектларын саклау төп мәсьәләләрнең берсе булып кала. Безнең һәрберебез бу процесска өлеш кертә ала», - дип сөйләде ул.

Аннары ул Дәүләт комитетына йөкләмәләргә күчте. Вице-премьер әйткән беренче проблема тарихи торак пунктларның икътисади өлешенә кагылды.

«Татарстан тарихи торак пунктлар икътисадын үстерү буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булырга мөмкин. Республика Икътисад министрлыгы дәрәҗәсендә профильле методик совет барлыкка килсен өчен, тарихи торак пунктларыбызның икътисади өлеше белән бәйле мәсьәләне хәл итүне сорыйм», – диде ул.

Вице-премьерның чираттагы йөкләмәсе быелның беренче кварталында Алабуга һәм Чистайның тотрыклы үсеше концепцияләре өстендә эшне тәмамлау турында булды.

 

Фәния Лотфуллина

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ