Логотип Магариф уку
Цитата:

Ләйлә Фазлыева Татарстанда Гаилә елын үткәрүне оештыру комитеты рәисе итеп билгеләнде

Ләйлә Фазлыева Татарстанда Гаилә елын үткәрүне оештыру комитеты рәисе итеп билгеләнде.

Татарстан хөкүмәте республикада Гаилә елын үткәрүне оештыру комитетын раслады. ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева комитет рәисе итеп билгеләнде, диелә шул хактагы боерыкта.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина – рәис урынбасарлары, ә ТР Министры Кабинеты Аппараты Социаль үсеш идарәсенең социаль өлкәдә шәхси-дәүләт партнерлыгы мәсьәләләре бүлеге башлыгы Әдилә Камалиева оештыру комитеты секретаре итеп билгеләнде.

Утыздан артык кеше оештыру комитеты әгъзалары булды. Алар – министрлык һәм ведомство, дини берләшмә вәкилләре һ.б.

«Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына 45 көн эчендә Татарстан Республикасында Гаилә елын үткәрү буенча төп чаралар планы проектын әзерләргә һәм билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тапшырырга», – диелә документта.

  • 2024 ел Россиядә Президент Владимир Путин указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителде. Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан кабул ителгән.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ