Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»челәр бүләкләнде!

Узып баручы 2023 ел безнең редакция коллективы өчен шактый кызыклы вакыйгаларга бай булды...

Узып баручы 2023 ел безнең редакция коллективы өчен шактый кызыклы вакыйгаларга бай булды. Бай тарихка ия, ничәмә-ничә буын тәрбияләгән, Татарстан мөгалимнәренең алыштыргысыз киңәшчесе, ярдәмчесе «Мәгариф» журналына 110, гаилә җылысын саклый торган, ата-аналар һәм балаларның яраткан басмасы «Гаилә һәм мәктәп»кә быел 10 ел тулды.


Юбилей елында әлеге редакциядә иңгә-иң эшләгән журналистлар аеруча тырышлык күрсәтте. Фидакяр хезмәт күрсәткән редакция коллективын «Татмедиа» җитәкчелеге дә югары бәяләде.


Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Рәхмәт хаты белән «Мәгариф» журналының баш мөхәррир урынбасары Расиха Исмәгыйлева, «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррир урынбасары Фәния Лотфуллина һәм корректор Ризидә Фәйзуллина бүләкләнде.


«ТР Массакүләм мәгълүмат чаралары тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының грамотасына бүлек мөхәррирләре Таһир Сабирҗанов һәм Альберт Сабиров лаек булды. Журналистларга бүләкләрне «Мәгариф» журналы баш мөхәррире – «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева тапшырды.


Каләмдәшләргә алдагы көннәрдә дә эшләрендә зур уңышлар телибез. 


Мөршидә КЫЯМОВА
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ