Май аенда Әлмәттә дүрт игезәк туган
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсендә майда бишенче игезәкнең тууы теркәлгән.
Гатиннар гаиләсендә 8 майда игезәк уллары туган. Ана өчен бу икенче тапкыр бала табуы. Беренче улы туганнан соң берничә ел үткәч, яшь әни кабат бала тудыру йортына әйләнеп кайта. Гатиннар берьюлы ике яңа гаилә әгъзасы булыр дип уйламаганнар.
«Без, әлбәттә, кыз теләдек, ләкин ике улыбыз булды, бу да бик шатлыклы хәбәр», – дип уртаклашты гаилә башлыгы.
Сабыйларга әти-әниләре Реваль һәм Реналь дип исем кушканнар.
Аннан кала тагын өч гаиләдә игезәк балалар туган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Һава торышы
Татарстанда +26 градуска кадәр җылы һәм көчле җил көтелә.
Бүген республикада температура фоны күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Антициклон тәэсире сәбәпле, республикада аз болытлы һава торышы була, явым-төшем көтелми.
Көньяк-көнбатыш һәм көнбатыштан секундына 6–11 метр тизлектә исүче җил урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәячәк.
Салкыннардан соң төбәктә һава температурасы +21..+26 градус тәшкил итәчәк.
Фото: М. Кыямова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар