Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләр инновацион мәйданчыкка әйләнә бара

Татарстанда белем бирү оешмаларын инновацион мәйданчык буларак теркәү 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Моның өчен иң элек Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына гариза белән мөраҗәгать итәргә кирәк....

Татарстанда белем бирү оешмаларын инновацион мәйданчык буларак теркәү 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Моның өчен иң элек Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына гариза белән мөраҗәгать итәргә кирәк. Министрлыкның инновацион инфраструктураны үстерү мәсьәләләре буенча координация советы укыту һәм тәрбия бирүдә алдынгы эш алымнары, яңа педагогик технологияләрне кулланучы мәктәпләр эшчәнлеген өйрәнгәннән соң, аларга махсус мәйданчык статусы биреләчәк.
Аларның эшчәнлеген Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җирле үзидарә органнары, фәнни һәм иҗтимагый оешма вәкилләре белән бергә җайга салачак.
Альберт САБИР
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ