Логотип Магариф уку
Цитата:

«Манзара» иң яхшы журналистны ачыклый

“Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә 20 гыйнварда узачак көрәш ярышларында яшь талантлар катнашуы да көтелә.

Быелгы «Манзара» спорт һәм музыка премиясендә танылган җырчы Динә Нигъмәтуллина катнашачак. Бу хакта бүген узган брифинг вакытында «Манзара»ны гамәлгә куючы  Айдар Шәймарданов хәбәр итте.

 

Татар көрәшен, көрәшчеләрен таныту, барлау максатыннан оештырылган спорт бәйрәмендә ел саен танылган җырчылар катнаша. Салават Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Илсаф, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Алинә Сафиуллина һ.б. төрле елларда “Манзара” премиясенә җыелганнарның күңелен күрә иде.

 

“Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә 20 гыйнварда узачак көрәш ярышларында яшь талантлар катнашуы да көтелә. Шулай ук бәйрәм барышында оештыру комитеты тарафыннан 10 яңа номинация кертелгән.

 

1.Халыкара көрәш төрләре буенча иң яхшы федерация

2. Төбәк көрәш төрләре буенча иң яхшы федерация

3. «Манзара» премиясен иң яхшы танытучы Интернет-басма

4. Иң яхшы журналист

5. Иң яхшы продюсер

6. Иң яхшы артист

7.  Иң яхшы партнер

8. Иң яхшы спортчы

9. Иң яхшы контент-мейкер

10. Социаль челтәрләрдә иң яхшы күзәтүче

 

Шул рәвешле моңарчы күләгәдә калып барган, әмма “Манзара”ны югары дәрәҗәдә оештырырга зур көч салган кешеләр хезмәте дә бәяләнәчәк.

 

Материал, фото: Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ