Логотип Магариф уку
Цитата:

“Манзара”га иң көчле көрәшчеләр җыела

«Манзара» спорт һәм музыка премиясе быел “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә 20 гыйнварда узачак.

Исегезгә төшереп узабыз: «Манзара» спорт һәм музыка премиясе – татар көрәше һәм көрәшчеләрен киң җәмәгатьчелеккә таныту, яңа талантларны барлау максатыннан 2016 елдан бирле оештырылып килә. «Манзара» проекты ярдәме белән бик күп көрәшчеләр кабаттан үзләрен көрәш мәйданнарында күрсәтә башлады. Ә җырчылар өчен “Манзара”  яңа иҗат үрләрен яуларга ярдәм итә. Төрле елларда Казанда узучы көрәш проектында Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Молдавия һәм башка илләрнең спортчылары бил алышты.

 

Башка еллардан аермалы буларак быел музыкаль көрәш мәйданында карате белән шөгыльләнүче спортчылар да катнашачак. Шоу программада Даниил Данилов, Илья Савин, Камилә Бикмуллина чыгышлары булачак. Шулай ук Татарстанның Әгерҗе районыннан да көрәшчеләр күпләп киләчәк. Чөнки “Манзара”ны оештыручылар исемлегендә Әгерҗе районы хакимияте дә ярдәм күрсәтә.

“Милли көрәш татарның йөзек кашы, - ди Әгерҗе районы хакимияте башлыгы Ленар Нургаянов. – Элек авылларда балалар күбрәк иде. Көрәш белән шөгыльләнүчеләр дә,  Cабан туе бәйрәмнәре вакытында да күрше авылларга йөреп тә көрәшәләр иде. Хәзер бу гадәт сүлпәнәйде. Ә бит гомер-гомергә иң көчле көрәшчеләр авыллардан чыккан. Көрәшне район, авылларда сакларга кирәк. Шуңа күрә дә безнең район әлеге проектта бик теләп катнаша”.  

 

20 гыйнвар көнне узачак чарада танылган спорт мастерлары, халыкара призерлар катнашуы көтелә.  Алар арасында Раил Нургалиев, Муса Галләмов, Радик Сәлахов, Булат Мусин һ.б.

 

«Манзара» спорт һәм музыка премиясен гамәлгә куючы Айдар Шәймарданов белдергәнчә, әлеге тамаша - гади спорт ярышы гына түгел, ә иң көчле көрәшчеләрнең бил алышуы. Көрәшчеләр бирегә махсус чакырыла. Ел дәвамында проект авторлары дистәләп ярышларга йөри, иң үзенчәлекле спортчыларны күзәтә. Быелгы “Манзара”да моңарчы премиядә катнашмаган яңа көрәшчеләр килүе дә көтелә.

 

“Яшел лига”да 18 яшькә кадәрге, “Көмеш лига”да профессиональ спортчылар, һәвәскәрләр, ә “Алтын лига”да профессиональ спортчылар, чемпионатлар һәм Дөнья кубогында җиңүчеләр, “Манзара” премиясе билбавы ияләре катнашачак.

 

“Манзара” җиңүчесенә  үзенчәлекле билбау һәм акчалата премияләр каралган.

 

Материал, фото: Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ