Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәүдә Муса Җәлил шигырьләре яңгыраячак

Мәскәү консерваториясендә Муса Җәлил шигырьләре яңгыраячак.

14 февральдә Мәскәү консерваториясенең Кече залы сәхнәсендә Татарстан, Мәскәү һәм Россиянең башка шәһәрләреннән яшь музыкантлар һәм укучылар чыгыш ясаячак. Анда Муса Җәлилнең рус һәм татар телләрендә шигырьләре, С.Рахманинов, Н.Римский-Корсаков, Л. ван Бетховен һәм башка композиторларның әсәрләре яңгыраячак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төрле шәһәрләрдә узган сайлап алу концертларында 170 бала катнашты.

Тагын бер гала-концерт 25 февральдә Казанда узачак.

Фестивальне «Арт-Линия» сәнгатькә ярдәм фонды оештыра. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева.

Беренче «Шагыйрь һәм музыка» фестиваленә Муса Җәлил шигырьләренә көйне яшь талантлы композитор Миләүшә Хәйруллина язган. Шуннан бирле һәр елны гала-концертлар шушы җыр белән тәмамлана.

Ул 14 февральдә Татарстанның атказанган артисткасы Илүсә Хуҗина башкаруында да яңгырый.

Һәм, әлбәттә, тамаша залында бөек татар шагыйренең кызы Чулпан Җәлилова була.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ