Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәүлеләр өлгергәнче...

        Казанның Заманча сәнгать галереясының икенче катындагы графика залында  Мәскәүнең  Анна Ахматова йорты «МУЗА ПЛАЧА» дип исемләнгән  күргәзмә премьерасын тәкъ...

        Казанның Заманча сәнгать галереясының икенче катындагы графика залында  Мәскәүнең  Анна Ахматова йорты «МУЗА ПЛАЧА» дип исемләнгән  күргәзмә премьерасын тәкъдим итте. Ул рус шигърияте патшабикәсе саналган Анна Ахматова һәм Иосиф Бродскийга багышлана һәм биредә 50 гә якын әсәр күрсәтелә.  Күргәзмәдә Ахматованың  тавышын ишетергә, шәхси әйберләрен, ул чорның рухын чагылдырган фотографияләрне, арт-объектларны, инсталляцияләрне күрергә була. Күргәзмәгә исемне Марина Цветаеваның 1916 елда Анна Ахматовага багышлап язылган  шигыре этәргеч биргән.
[smartslider3 slider="238"]

О, Муза плача, прекраснейшая из муз…


О, Муза плача, прекраснейшая из муз!


О ты, шальное исчадие ночи белой!


Ты чёрную насылаешь метель на Русь,


И вопли твои вонзаются в нас, как стрелы.


И мы шарахаемся и глухое: ох! —


Стотысячное — тебе присягает: Анна


Ахматова! Это имя — огромный вздох,


И в глубь он падает, которая безымянна.


Мы коронованы тем, что одну с тобой


Мы землю топчем, что небо над нами — то же!


И тот, кто ранен смертельной твоей судьбой,


Уже бессмертным на смертное сходит ложе.


В певучем граде моём купола горят,


И Спаса светлого славит слепец бродячий…


И я дарю тебе свой колокольный град,


— Ахматова! — и сердце своё в придачу.


        Тамашачыга экскурсияне проектның кураторы танылган сәнгать белгече , продюсер, Россия сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы, “Грани” халык иҗатын үстерү фонды директоры, “Третьяковская галерия” журналының соредакторы, РФ мәдәният һәм сәнгать халыкара академиясенең әгъза мөхбире Натэлла Ильинична Войскунская алып барды
        Шигърият  проза, графика, хатлар, хатирәләр, видеоинсталляция үрелеп барган күргәзмә 3 сентябрьга кадәр эшли һәм Казаннан Чистайга юл алачак.

Расиха ФАИЗОВА


Автор  фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ