«Мәгариф» журналы Чирмешәндә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының регионара семинарында катнашты
Лашман мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кую шартларында алдынгы педагогик технологияләрне куллану тәҗрибәсе» темасына регионара семинар узды. Ча...
Лашман мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кую шартларында алдынгы педагогик технологияләрне куллану тәҗрибәсе» темасына регионара семинар узды. Чарада Чирмешәннән тыш, Самара өлкәсе Камышлы, Шентала районнары укытучылары катнашты.
Семинарның беренче өлешендә 1 нче категорияле укытучылар Р. Галимова һәм Г. Гайсина ачык дәресләр күрсәтте.
Моннан соң югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р. Газимҗанова хезмәттәшләренә «Укучыларны БРТның инша өлешенә әзерләү» буенча мастер-класс тәкъдим итте.
Семинарда катнашучылар түгәрәк өстәл артында да тәҗрибә уртаклаштылар. Милли мәгариф буенча методист Җ. Мотыйгуллина башка районнардан килгән кунакларга Чирмешән укытучыларының туган тел дәресләре бирү үзенчәлекләре турында сөйләде.
Сүз уңаеннан, Лашман урта мәктәбендә төрле спорт түгәрәкләре эшләп килә. Шунсы кызык, биредә җәядән ату буенча спортчылар тәрбиялиләр.
Комментарийлар