«Мәгариф» журналы Чистайда август киңәшмәсендә
Укытучыларның районкүләм август киңәшмәсе беренчеләрдән булып Чистайда уза. 24 августта шәһәрнең мәдәни-күңел ачу үзәге яны иртәннән үк шау-гөр килеп тора иде. Һәр уку оешмасы киңәшмәдә катнашучыларны...
Укытучыларның районкүләм август киңәшмәсе беренчеләрдән булып Чистайда уза. 24 августта шәһәрнең мәдәни-күңел ачу үзәге яны иртәннән үк шау-гөр килеп тора иде. Һәр уку оешмасы киңәшмәдә катнашучыларны эчтәлекле стендлар белән каршы алды.
Чистай мәгариф идарәсе җитәкчесе Госман Нәбиуллин килгән кунаклар белән — Чистай хакимияте башлыгы Дмитрий Иванов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногыманов, Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомум белем бүлеге башлыгы Тамара Федорова белән күргәзмәне карадылар.Киңәшмәнең пленар утырышы ветераннарга һәм яшь белгечләргә чәчәкләр тапшыру белән башланып китте. Быел Чистай мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына 18 яшь белгеч килә.
Комментарийлар