«Мәхәббәттән җырлар кала...» (Язучы Марат Кәбировның шул исемдәге повестен өйрәнү)
Миләүшә ХАФИЗОВА,Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыЯңа программа буенча татар мәктәбенең өченче баскычында хәзерге әдәбият кысаларында З.Хәким, Р.Зәйдулла, М.Кәбиро...
Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Яңа программа буенча татар мәктәбенең өченче баскычында хәзерге әдәбият кысаларында З.Хәким, Р.Зәйдулла, М.Кәбиров әсәрләрен өйрәнү каралган. Бу вакытка укучылар аерым төрләрне анализлау алгоритмын үзләштергән булалар инде. Без, гадәттә, эш барышында таблица-конспект тутырып барабыз, бу истә калдыру, кабатлау өчен бик уңай. Игътибарыгызга шуның киңәйтелгән вариантын – дәреснең төп эчтәлеген тәкъдим итәм. Эш формалары, әлбәттә, күптөрле булырга; биремнәрне парлап, төркемнәрдә, фронталь башкарырга; Сингапур яки башка укыту технологияләре кулланырга мөмкин, монысы – һәр укытучының үз иҗат мәйданы.
Максат: 2000–2010 еллар мәдәнияте үрнәге буларак, М.Кәбировның «Мәхәббәттән җырлар кала» повестен өйрәнү.
Бурычлар: әсәргә проблемалы-тематик анализ ясау; кеше тормышында әхлакый кыйммәтләрнең әһәмиятен төшендерү.
Җиһазлау: дәрес эшкәртмәсенә нигезләнгән тематик презентация.
Эпиграф.
Алмаларын жәлли тормыш,
Җаннарыма таш ора.
(М.Кәбиров)
Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру
Укытучы. Укучылар! Тиздән мөстәкыйль тормышка аяк басарсыз. Сез имтиханнар, армия, укырга яки эшкә урнашу турында уйлыйсыз; күбегезгә шәһәргә чыгып китәргә туры киләчәк. Без дәрестә өйрәнәсе әсәр герое да тормыш юлын нәкъ сезнең кебек матур хыяллар, зур өметләр белән башлый. Әйдәгез, бүген Гөлзилә һәм аның юлында очраган кешеләр, каршылыклар турында сөйләшик, аңа нинди проблемаларны чишәргә туры килгәнен карыйк. Автор бу әсәре белән безгә нәрсә әйтергә тели икән, аның фикерләре барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы булыр дип уйлыйм. Башта аның үзе белән танышып үтик.
II. Яңа теманы өйрәнү
Язучы турында белешмә. Бер-ике укучы язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында чыгыш, проект эше яки сайты (maratcabirov.com) белән таныштыру әзерләргә мөмкин.
Уку мәсьәләсе кую. Инде хәзер әсәрне анализлауга күчик, шулай ук анда күтәрелгән проблемалар турында сөйләшербез, геройларга бәя бирергә тырышырбыз.
Уку мәсьәләсен адымлап чишү куелган сорауларга җавап табу, биремнәрне үтәү, фикерләрне дәлилләү аша бара.
(Таблица)
III. Йомгаклау
1. Бәяләү. Төрле этаплардагы эшчәнлеккә дәрес ахырында гомуми бәя куела.
2. Өйгә эш итеп, аерым проблемалар, образлар һ.б. турында сочинение язарга яки аңа әзерләнергә бирәбез.
3. Укытучының йомгаклау сүзе. Әсәргә анализ ясау барышында, теоретик белемнәрне ныгыттык. Шулай ук максатларга ирешүнең җиңел генә булмаячагын да аңлагансыздыр. Тормыш җаннарыгызга таш орган чакларда ярдәм итәргә әти-әниләрегез, көч алырга туган җирегез, мәктәбегез барын онытмагыз! Язмышыгыз якты җырдай булып язылсын!
Әдәбият.
1. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2000. – 334 б.
2. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш.. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф», 2004. – 245 б.
3. Кәбиров М. Мәхәббәттән җырлар кала. – «Мәхәббәт яңгыры: Повестьлар». Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 432 б.
Искәрмәләр.
Татар телендә урта белем бирү мәктәпләре (X–XI сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа / Төз.-авт.: Заһидуллина Д.Ф., Йосыпова Н.М. – Казан, 2013.
Марат Рәфаил улы Кәбиров 1970 елның 23 августында Башкортстанның Илеш районы Сеңрән авылында туа. Туган авылындагы сигезьеллык мәктәптә белем алганнан соң, һөнәрчелек училищесын тәмамлый.
Узган гасырның сиксәненче-туксанынчы елларында балалар матбугатында беренче әсәрләре күренә башлый. Бер ел «Яншишмә» дип аталган балалар газетасында эшләп алганнан соң, 1991 елда «Өмет» татар яшьләр газетасына күчә. Читтән торып Башкорт дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлеген тәмамлый.
М.Кәбиров 1991 елдан алып композиторлар Нәфисә һәм Ризван Хәкимовларның концерт төркемендә конферансье булып эшли. Шулай ук Айдар Галимов төркемендә, Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге «Бәйрәм» ансамблендә концертлар алып бара.
Аның «Онытма таңнарыңны», «Сөйләшик әле бер», «Күңелле табын», «Өзәңгегә баскан чак», «Иң күңелле китап», «Мәхәббәт яңгыры», «Сагындым. Кайт инде...» дигән китапларын укучылар җылы каршы алды.
М.Кәбиров – 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Таблица
<…>
Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №4 (апрель, 2015) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Рус телле аудиториядә татар әдәбияты: культурологик аспект
Рамил Ханнанов,филология фәннәре кандидатыТатар халкының сүз сәнгате тирән тамырларга ия. Аның башлангычы бик борынгы чорларга, ерак гасырларга барып тоташа. Язма сүз әле дөньяга тумаган заманнарда у...
Рамил Ханнанов,
филология фәннәре кандидаты
Татар халкының сүз сәнгате тирән тамырларга ия. Аның башлангычы бик борынгы чорларга, ерак гасырларга барып тоташа. Язма сүз әле дөньяга тумаган заманнарда ук безнең матур әдәбиятыбыз булган. Ул телдән-телгә күчкән, акын-чичәннәр, импровизатор шагыйрьләр, җор телле аерым шәхесләр тарафыннан халыкка җиткерелгән, әдәп-әхлак мәсьәләләренә нигез булган, кешелекне аң-белемле итүдә әһәмиятле вазифа башкарган.
Матур әдәбиятыбыз дөнья халыкларының культура мохитеннән бер вакытта да читләшмәгән. Әдәби-мәдәни багланышлар Европа һәм рус халкы киңлекләренә дә бик тиз үтеп кергән. Берсен-берсе хөрмәт итеп, берсенең казанышларының уңай якларын икенчесе үзенеке кебек кабул итеп, аннан өйрәнеп тереклек иткәндә генә, ил зур бер көчле ташкын булып яши, үсә һәм камилләшә.
Россия кебек зур, бик күп халыкларны үз канаты астына туплаган илдә татар әдәбиятының да мәртәбәле урыны бар, һәм ул әлеге илдә яшәүче милләт вәкилләренә хаклы рәвештә тәкъдим ителергә лаек.
Бу һәм башка бик күп үзенчәлекләрне исәпкә алып, рус телле яшь буынга – Россия җәмгыятенең киләчәген тәрбияләячәк ул-кызларга татар культурасын, рухын аңлату, белдерү, аның үзе өчен кирәкле, файдалы булачагына төшендерү – зарури шартларыбызның берсе.
Әдәбият фәне культураның нигезен тәшкил иткән сәнгатьнең бер төре булып торуын истә тоткан хәлдә, әдәби әсәрне культурологик аспектта бәяләү, шәрехләү үзен аклый. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә җавап бирерлек итеп, рус телендә төп гомуми белем алучы укучылар өчен төзелгән татар әдәбияты дәреслекләренең (авторлары: Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г. һ.б.) барлык фәннәрне өйрәнү барышындагы фундаменталь төшкә (фундаментальное ядро), универсаль уку гамәлләренә нигезләнүе, укучыларның яшь һәм әдәби үсеш дәрәҗәсен исәпкә алу шарт. Укыту һәм тәрбиянең гомуми нәтиҗәләре иҗтимагый, шәхси, танып белү һәм коммуникатив үсешне тәэмин итеп, укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүгә барып тоташа.
Аерым алганда, уку-укытуга системалы-гамәли якын килү нәтиҗәсендә, укучыларның иҗтимагый үсешенә (халыкның рухи кыйммәтләрен аңлаучы, үстерүче Россия гражданины тәрбияләү); шәхси үсешенә (иҗади яктан сәләтле, компетентлы, үзаңы үскән, үзлегеннән белем алырга, үзенең гражданлык карашларын ачыктан-ачык белдерергә сәләтле, үз-үзенә тәнкыйди карашта булган, тормыш авырлыкларына каршы торырлык шәхес тәрбияләү); танып белү эшчәнлеген үстерүгә (фәнни дөнья сурәтен аңлаучы, үзенең танып белү һәм интеллектуаль эшчәнлеге белән идарә итә ала торган, уку, белем алу чараларын күзаллый торган, репрезентатив, символик, логик, иҗади фикерләү сәләте үскән, рефлексиягә сәләтле укучы тәрбияләү); коммуникатив үсешкә (аралашу компетенциясе үскән, тыңлый һәм диалогта, гомуми сөйләшүдә катнаша алырлык, туган телен, рус телен, чит телне камил белүенә) басым ясалырга тиеш.
Күпмилләтле мохиттә гомуми әдәби белем биргәндә, универсаль уку гамәлләре (алга таба — УУГ) дүрт блокка бүлеп каралды. Алар арасында шәхси УУГ — тормышчан, шәхескә юнәлтелгән, һөнәри юнәлештә үз юлын табуга, кешенең эчке потенциалын рациональ файдалана белүенә бәйле блок. Регулятив УУГ планлаштырырга өйрәтү, фаразлау, коррекция, бәяләү кебек якларны үзәккә ала. Танып белү УУГны алгы планга чыгарган блокта логик, проблеманы кую һәм чишүгә юнәлтелгән, тамга-символик якны иңләгән гомумуку гамәлләренә игътибар ителә. Коммуникатив УУГ кешеләр язмышына битараф булмауны, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләүне, иҗтимагый компетентлылыкны үз эченә ала. Универсаль уку гамәлләрен рус телле балаларга татар әдәбиятын укыту барышында куллану нәтиҗәсендә, укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү юнәлеше көчәйде (мәсәлән, өй эше бирү — берничә вариантта). Шул рәвешле, татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты да ачыкланды: туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.
Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
• Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;
• татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;
• татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;
• татар әдипләре, сәнгать әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, иҗатларын аңларга, башка халыкларның сүз сәнгатен, культурасын үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;
• татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.
Әлеге максат һәм бурычларга ирешү өчен, түбәндәге принципларны истә тотарга тиеш булабыз. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятының асылын төшендерү өчен, укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүе, иҗади эшләү күнекмәләре булуы таләп ителә. Мәктәп укучысына сүз сәнгатенең серләрен ачуда эстетик принцип (укытучының матурлыкны күрә алуы һәм башкаларны да күрергә өйрәтә алуы), эзлеклелек (укучы алган белемнең тулыланып, баеп баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдә әдәби образларны ачу үзенчәлекләрен, татар теленең матурлыгын күрергә өйрәтү), күләме ягыннан кечкенә булган әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт булдыру, ягъни психологик принцип (мәктәп баласының яшь үзенчәлекләрен, әдәби әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып эш итү) ярдәмгә килә. Аерым игътибар коммуникативлык принцибына бирелә. Бу принципның өстенлеге рус телендә сөйләшүче укучыларның әдәби әсәр аша татар теленең серләренә тирәнрәк төшенүләре, матур әдәбият әсәре хакында сорауларга нигезләнеп сөйли алулары, үз фикерләрен ачык әйтә белүләре, әдәби әсәрнең аралашу чарасына әверелүе белән дә бәйле. Укучыларның әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, дифференциацияләү (аерым төркемнәргә аерып, бүлеп эшләү) һәм интеграцияләү (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алынган теоретик белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) дә үзәккә алына.
Рус телле аудиториянең аерым үзенчәлекле якларына тукталу сорала.
<…>
Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №4 (апрель, 2015) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар