Логотип Магариф уку
Цитата:

Менделеевск каласы да көллиятле булачак

Татарстанда ел саен 35 меңләп егет һәм кыз 9 нчы сыйныфны тәмамлап чыга. Аларның 60 процентлабы унынчы сыйныфта укуын дәвам иттерсә, калган өлеше һөнәри урта белем алырга карар кыла һәм көллият, техникум һәм училищеларның берсен сайлый.

Татарстанда исә барысы 90 урта һөнәри уку йорты бар. Аларның 36 сы  Казанда урнашкан булса, калганнары – республикабыз районнарында. Һәр районның диярлек үзендә нинди дә булса һөнәри уку йорты бар, хәтта республикабызның иң бәләкәй районы саналган Әтнәнең дә алтмыш елга якын тарихы булган, Габдулла Тукай исемен йөрткән данлыклы авыл хуҗалыгы техникумы бар. Әмма, ни гаҗәптер, нинди куәтле химия предприятиеләре булган Менделеевск каласының моңа кадәр үзендә урта һөнәри уку йорты юк иде. Булган ул, тик моннан тугыз ел элек, 2015 елда, аны япкан булганнар. Янәсе артык чыгымлы, рентабельле түгел. Шунлыктан район яшүсмерләре, 9 нчы сыйныфны укып бетерүгә, Алабуга, Чаллы, Түбән Кама, Удмуртиянең Можга калаларына, Алнашка китеп, алардагы техникум, училищеларда укырга мәҗбүр иде. Ә инде аларда укыганнарның бик азы – нибары 6 процентлабы гына Менделеевск төбәгенә кайтып урнаша иде. Район җитәкчелеген дә, укытучы халкын да бу проблема нык борчый, уйландыра иде. Ниһаять, бу мәсьәлә якын киләчәктә уңай чишелеш табар төсле. Ник дисәгез, Менделеевскиның үзендә химия көллияте ачылырга тиеш. Район башлыгы Радмир Беляев мәгариф системасының узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга багышланган киңәшмәдә шулай дип белдерде. 2023 елда республика көллият бинасын проектлауга 26 миллион сум акча бүлеп биргән булган. Нәтиҗәдә быел ук әлеге уку йорты бинасын төзүгә керешәчәкләр. Ул 240 студентка исәпләнелгән уку корпусыннан һәм 130 урынлык тулай торак бинасыннан торачак. Проектның якынча бәясе 1,8 миллиард сум булыр дип тәгаенләнә. Аның яртысын «Аммоний» җәмгыяте күтәрсә, калган яртысы республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк.  


Таһир САБИРҖАНОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ